Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алтын туйларын билгеләп үттеләр

Иске Кыязлы авыл клубында алтын туйга җиткән парларны хөрмәтләделәр.

Еракта калган 1969 нчы елда Иске Кыязлы авылында бер-бер артлы туйлар гөрләгән. Ун йортка ун яшь кыз килен булып төшкән. Төрле айларда төрлечә тыйнак кына итеп гаилә төзегән, туй ясаган парлар илле елдан аларны бөтен авыл кешеләре белән җыелып зурлап ярты гасырлык уртак гомерләре белән котларлар дип уйламаганнардыр да, мөгаен.

Табышканнар, яратып кавышканнар һәм үз тырыш  хезмәтләре белән гаилә йөген тартып тормыш алып барганнар, балалар үстергәннәр... Бүген аларның барысы да кадерле әти-әни, кайната-кайнана, әби-бабай. Ул-кызлары, оныкларының уңышларына сөенеп яшәүче 70 яшьлек өлкән апа-агайлар буларак  бәхетле елмаеп табын түрендә утыралар.

 Авыл мәдәният учагының төзекләндерелгән зур сәхнәсенә бер-бер артлы җиде мөхтәрәм пар - Әхмәтсафиннар, Нургатиннар, Сәйфетдиновлар, Вәлиуллиннар, Салаховлар, Вәлиевлар, Харисовлар күтәрелә. Әлеге күркәм чараны оештыручы – Эчке эшләр министрлыгы ветераны Рәмзия ханым Бакирова булды. Аның мәрхүм ире - Әсхать абый Бакиров шул авылда туып-үскән егет иде. Биредә аның туган-тумачалары, дуслары гомер итә. Ә бәйрәм сәхнәсендә бертуган апасы белән җизнәсе утыралар. 

– Бүген яшьләр арасында никахка, гаилә тормышына җиңел карау күзәтелә. Алар килеп туган авырлыкларга тиз бирешәләр һәм тизрәк аерылышырга ашыгалар. Бергә кичергән авырлыклар гаиләне тагын да берләштерә, якынайта гына бит. Менә шуны бергә иңгә-иң куеп яшәгән парлар мисалында күрсәтеп бирү теләге белән оештырылган чара бу, – диде Рәмзия Газизҗан кызы үз чыгышында.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган чарага юбиляр парлар, аларның балалары, оныклары һәм хисапсыз туганнары җыелган иде. Чараны алып баручы Резидә Юнысова һәрбер гаиләне тәкъдим итеп торса да, җыелучылар арасында аларны белмәгән кешеләр, ай-һай, булдымы икән?!  Аларның барысы да авыл тормышында билгеле бер урынны алып торган, хезмәтләре белән  хөрмәткә лаек кешеләр бит. Салаховлар гаиләсе мәгариф системасында эшләп лаеклы ялга чыккан кешеләр.

Гаилә башлыгы Фәрит абый 40 ел мәктәптә балаларга математика фәнен укытса, тормыш иптәше Асия ханым балалар бакчасын җитәкләде. Габделхак абый белән Ралия апа да авыл балаларына төпле белем бирүдә зур өлеш керттеләр.

– Без тарихны Габделхак абый аша белсәк, рус әдәбиятына мәхәббәтне озынайтылган көн группасы тәрбиячесе  Ралия апа уятты, –  дип сөйли хезмәттәшем Рәйсә Гайнуллина.  

Сәйфетдиновлар гаиләсендә йорт хуҗасы Сәлимҗан абый гомере буе җитәкче урыннарда эшли: парторг, колхоз рәисе була, районның ”Сельхозхимия” берләшмәсен җитәкли, район авылхуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары булып район үсешенә зур өлеш кертә. Харисовлар гаиләсе гади авыл кешеләре буларак матур тормыш алып барганнар. Равил абый унике яшеннән терлекчелектә маллар карый, Зөлхия апа мәктәптә җыештыручы булып, үз хезмәте белән балаларда кеше хезмәтенә хөрмәт тәрбияли. Рәшит Вәлиев үз вакытында ферма мөдире, бригадир вазифасын башкара, хатыны Гөлҗиһан апа балалар бакчасында кече тәрбияче була.

 Вәлиуллиннар гаиләсе башлыгы Рафик абый бөтен гомерен шоферлык хезмәте белән бәйли. Ул үткән чакрымнарны санасаң, илебезне берничә кат урап чыгарга җитәдер, мөгаен. Хатыны Зәкия апа өйдәге дүрт баласы белән бергә балалар бакчасына йөргән сабыйларны да карый.

– Миңа бүген бу юбиляр парларны тәбрикләү икеләтә шатлыклы. Бераз дулкынланам да, әлбәттә, чөнки сезнең арада миңа белем биргән укытучыларым, күршеләрем, авылдашларым утыра бит. Сезнең барыгыз да авылыбыз, районыбыз үсешенә зур өлеш керттегез, лаеклы балалар үстердегез. Барыгызга да зур рәхмәтләремне җиткерәм, ныклы сәламәтлек телим,- диде үз котлавында район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. Район башлыгы исеменнән ул юбилейларын билгеләп үтүче гаилә парларына бүләкләр тапшырды һәм бәйрәмне оештыру тәкъдимен кертүче Рәмзия Бакировага гаилә кыйммәтләрен саклап калуга өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.

 Сәхнә җыр-биюләрдән, котлау сүзләреннән гөрләп торды. Әти-әниләрен, әби-бабайларын матур бәйрәмнәре белән котларга, аларга  иң матур сүзләрен әйтергә, рәхмәтләрен белдерергә, шатлыкларын уртаклашырга дип бер-бер артлы балалары, оныклары күтәрелде. Кадерле кешеләрен һәркайсы матур чәчәкләргә күмделәр, әниләренең иңнәренә ак шәл яптылар, әтиләренең чал чәчләрен сыйпап түбәтәй кигерделәр. Үз коллегаларын шулай ук мәктәп директоры Искәндәр Мөгыйнов һәм авылдашлары Сәмигулла Мостафин да котладылар һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев