Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алтын туй – бәхет йомгагы

Гомер итү-үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең-ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк. Бүген бергә гомер итүләренең 50 еллык бәйрәмен-Алтын туйларын билгеләп үтүче Суфия Шиһабетдин кызы һәм Юныс...

Гомер итү-үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә.


Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең-ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк.
Бүген бергә гомер итүләренең 50 еллык бәйрәмен-Алтын туйларын билгеләп үтүче Суфия Шиһабетдин кызы һәм Юныс Гайфулла улы Нигъмәтуллиннар әнә шундый тормышны бергәләп, кулга-кул тотынып үткән күркәм парлар.
Алар икесе дә 1940 елда Карасу авылында туып-үскәннәр. Авыл мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлагач икесе тиң колхозда эшли башлаганнар. «Тимер җене» кагылган Юныс бөтен гомерен механизатор һөнәренә багышлый. Ул тракторда да эшли, комбайнны да иярли, машина-трактор паркында инженер булып та хезмәт куя. Кайда гына эшләсә дә алдынгылыкны бирми, бәйрәмнәрдә һәрвакыт бүләк ала. Ике ел рәттән район конкурсында җиңүче булып баян белән бүләкләнә. Суфия апа да ире кебек эшкә бик уңган була. Унсигез яшендә фермага сыер савучы булып эшкә килә. Егерме яшендә Юныс абый белән гаилә корып җибәрәләр. Суфия апаның дөньяга бер генә үпкәсе бар. Әтисе сугышка киткәндә әнисе Гыйзелбәнат Суфиягә өч айлык авырлы булып кына кала. Әтисе Шиһабетдин сугышның беренче көннәрендә үк һәлак була, шуңа кыз «әти» дип әйтергә тилмереп үсә. Бу аның гомерлек йөрәк ярасы. Юныс абыйның әтисе Гайфулла абый ике сугыш мәхшәрен кичергән кеше. Бөек Ватан сугышында ул Карасу авылыннан Берлингача җәяү барып җитә. Ходайга шөкер, аннан да исән-сау кайтып җитәргә насыйп була аңа, тик кире кайтканда аксаклап атлый батыр солдат. Егерме ел улы белән килененең дус-тату яшәвен күреп сөенерлек гомер насыйп була аларга.
Яшь гаиләдә бер-бер артлы биш бала дөньяга килә.
-Әтиләре балаларны бик яратты, аларга беркайчан да авыр сүз әйтмәде. Шуклыклары өчен мин ачулана башласам да, туктата иде,-дип сөйли Суфия апа.
Балалар кечкенәдән ялгыш юлга кереп китмәсеннәр өчен, әти кешенең үз вакытында бер сүз әйтүе дә җитә. Аларның үскән берсе кул арасына керә бара. Йорттагы барлык эшне кырып-себереп эшлиләр. Әниләре белән һәр җәйне колхоз кырында 6 шар гектар(!) чөгендер җире эшкәртәләр. Бер елны студент уллары Усман практика вакытында бүлеп бирелгән ярты гектар җирдә берүзе карап-үстереп, кул белән йолкып 580 центнер азык чөгендере тапшыра. Бу да үзенә күрә гаилә бюджетына бик нык ярдәм итә. Балаларның бишесе дә югары белем алалар. Кызлары укытучы һөнәрен сайлый. Бүгенгесе көндә Гөлфияләре Трудолюбово мәктәбе директоры булып эшли, Әлфия Карасу төп мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта.
Олы уллары Гали башта Чистай медицина училищесын тәмамлый, аннары белемен күтәреп район хастаханәсендә озак еллар ренгентолог булып хезмәт куя. Усман белән Галим Казан ветеринар институтын тәмамлыйлар. Хәзер берсе авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлегендә баш белгеч, икенчесе-«ВАМИН» агрофирмасында баш зоотехник. Авыл тормышын үз иткән балаларның һәркайсы нәсел җебен дәвам итеп балалар үстерәләр, өй салып керәләр. Бүген Юныс абый белән Суфия апа 10 оныкларына, 1 оныкчыларына сөенеп яшәп яталар. Без барып кергәндә өйнең түр ягында Юныс абый телевизордан яңалыклар программасын карап утыра, ә Суфия апа кухняда тәмле исләр аңкытып пилмән пешерә иде. Зур, якты өйнең һәр почмагыннан җылылык, үзгә бер рәхәтлек бөркелеп тора. Үз тормышларын бәян иткәндә бер-берсен бүлдермичә, берсен-берсе тулыландырып сөйләүләреннән дә аларның үзара хөрмәт итеп яшәүләре сизелә.Бу матур тормышка ничек ирештегез дигән сорауга гаилә башлыгы Юныс абый:-Хәләл хезмәт белән тапкан акчаны исраф итмичә, бәрәкәтле итеп тота белгәнгә күрәдер. Исрафлыктан сакланыгыз,-дип җавап бирде. -Йорттагы барлык эшләрне бер-береңә салынмыйча, бергәләп эшләүдә,-дип өстәде Суфия апа.
Алтын туйларына җиткән әлеге матур парлар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып бәхетле картлык кичереп яшиләр. Әти-әниләренең бәйрәмнәрен котлап, балалары аларның тормышын тагын да җиңеләйтер өчен, берничә төрле көнкүреш техникасын кайтарып куйганнар.
Читтән караганда күбрәк күренә дигәндәй, бу гаиләдә ата-ана-бала мөнәсәбәте шул кадәр ихласлык белән сугарылган ки, ирексездән ак көнләшү белән көнләшеп куясың, билләһи. Шушы матур тормышларының рәхәтен күреп тагын да озын-озак гомер итәргә насыйп булсын иде аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев