Алексеевка авылына нигез салучының оныгы 90 яшен билгеләп үтте
Алексеевка халкы шатлыклы вакыйга – авылның иң өлкән кешесе Елизавета Тимонкиноның юбилеен бәйрәм итте.
Ветеранны истәлекле көн белән котларга якын кешеләре – кызлары, туганнары, авылдашлары һәм район җитәкчелеге килде.
– Мөхтәрәм Елизавета Петровна, Сезнең буын ачлыгын да, сугыш чоры авырлыгын да, аннан соңгы михнәтләрне дә күп күргән, хезмәт белән көн иткәнсез,– дип мөрәҗәгать итте юбилярга район Советы аппараты җитәкчесе Рәис Галиев. – Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт һәм юбилеегыз уңаеннан чын йөрәктән әйтелгән котлау сүзләрен кабул итегез.
Ул әбекәйгә РФ Президенты Владимир Путинның Котлау телеграммасын ирештерде, район исеменнән гөлләмә, бүләкләр тапшырды. Тәбрикләүләргә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов та кушылды. Өй хуҗабикәсе рәсми котлауларны шатланып кабул итте. Кунаклар белән рәхәтләнеп аралашты, үзе, табигать кочагында утырган бу авылга бабасының нигез салуы турында сөйләде. Ул монда туып үскән, гаилә корган, балалар үстергән, хезмәт куйган, 90 яшьлек юбилеен да биредә каршы алырга насыйп булды.
Ире Иван Гаврилович Бөек Ватан сугышында дошманга каршы сугышкан, җитди яраланган. Елизавета Петровна тол калган, ике улын җир куенына салган. Ике кызы Мәскәүдә яши, әниләре белән даими элемтәдә торалар. Елизавета Петровна балалары салган барлык уңайлыклары булган, җылы, иркен өйдә гомер кичерә. Бер улы да янәшәдә генә, бер кызы да бу авылда гомер итә, социаль хезмәткәр Зинаида Калукова әбине даими карап тора. Бер сүз белән әйткәндә, әби ялгыз түгел. Бүгенге көн турында фикерен белдереп, ул болай дип уртаклашты:
– Безнең әти-әниләр бүгенге кебек мул, ризыклы тормыш турында хыялланмадылар да, төшләрендә дә күрмәделәр!
Хезмәт юлы җиңел булмый аның. Сугыш вакытында колхозда эшли, чәчә, икмәк җыя, ат абзарында эшли. Вербовка буенча аны Новосибирскка заводка эшкә җибәрәләр. Озак еллар колхозда терлекче булып намуслы хезмәт куя. Бозау караучы булып эшләгәндә аның төркемендә артым килограммнарга кадәр җитә! Балалары үскәч, фермада әниләренә булышалар. Пенсионер әби, гомер юлындагы вакыйгаларны әле дә яхшы хәтерли һәм аның оныкларына сөйләр сүзләре күп әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев