Аксубаево
  • Рус Тат
  • Алар «зенитчыларның күзләре һәм колаклары» булганнар

    Сугыш күпләрнең язмышын тамырдан үзгәртә. Фронтка ир-егетләр генә түгел, хатын кызлар да кирәк була. 1942 елда Анна Петровна Барсукова һавадан күзәтү, хәбәр итү һәм элемтәне тәэмин итүне гамәлгә ашырган ВНОС гаскәрендә хезмәт итәргә чакырыла. -Билгеле булганча, мөһим сәнгать объектлары аерым игътибар үзәгендә булды. Дошман самолетлары һавадан утка тоту өчен аларның...

    Сугыш күпләрнең язмышын тамырдан үзгәртә. Фронтка ир-егетләр генә түгел, хатын кызлар да кирәк була.


    1942 елда Анна Петровна Барсукова һавадан күзәтү, хәбәр итү һәм элемтәне тәэмин итүне гамәлгә ашырган ВНОС гаскәрендә хезмәт итәргә чакырыла. -Билгеле булганча, мөһим сәнгать объектлары аерым игътибар үзәгендә булды. Дошман самолетлары һавадан утка тоту өчен аларның урнашкан урыннарын күзәтәләр иде, - дип сөйли Анна Петровна. -Без, ВНОС сугышчылары дошманның бомбардировка авиациясен вакытында күреп алып, артиллеристларга хәбәр итәргә тиеш идек. Без кырда землянкаларда яшәдек. Кыен булса да, түздек. Безне " зенитчыларның күзләре һәм колаклары" дип йөрттеләр. Чиратлап кизү тордык, очып барган самолетларны тавышы һәм силуэты буенча билгеләп, штабка хәбәр итә идек. Хаталанырга ярамый. Сугыш кануннары шундый: хаталандың икән- трибунал көтә. Взводны Украинаның Рамны шәһәреннән Чехословакиягә күчерделәр. Яшь кыз җиңүне менә шунда каршылый да инде.
    - Мин кизү тора идем, шунда штабтан: "Ашыгыч рәвештә командирны чакырырга!" дигән чылтырату булды,- дип сөйли ветеран. Командир - яшь кыз төнге күзәтүдән соң ял итәргә яткан иде. Без сүзсез катып калдык һәм аппараттан: "Ротага кайтырга! Сугыш бетте! Дошманны җиңдек!" - дигән сүзләр яңгырады. Аякларым мамык кебек булды, җиргә иелеп төштем.
    Авыл буйлап: "Нюра кайткан"дигән хәбәр тарала. Энесе ат җигеп апасын алырга Аксубайга юл тота, әнисе барлы-юклы ризыклардан өстәл әзерләп кызын көтә. Аннан соң хезмәт көннәре башлана. Биш ел торф чыгаруда эшләгәннән соң, кайтып мәктәпкә җыештыручы булып эшкә урнаша. Лаеклы ялга чыкканчы унбиш ел район хастаханәсендә хезмәт куя. Бүгенге көндә ул сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү Программасы буенча төзелгән барлык уңайлыклары булган яңа өйдә яши. Анна Петровна өйне тутырып гөлләр үстерә. Кызы гаиләсе белән даими кайтып, булышып китә. -Башкача ничек булсын, ул безнең бердәнберебез, -ди без килгән вакытта әнисе янына кунакка кайткан кызы Тамара. Самолетлар гөрелтесе, бомбалар шартлаган тавыш сугыш тәмамланган соң да озак еллар Анна Петровнаның колагыннан китми: күп еллар үтсә дә, ветеран баш очыннан үткән самолет тавышын игътибар белән тыңлаганнан соң: "Пассажирлар самолеты төньякка китте" дип әйтеп куя.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: