Аксубайның тыл хезмәтчәне медальләргә һәм бүләкләргә лаек булды
Иске Кармәт авылында гомер кичерүче Александра Трофимовага 95 яшь тулды.
Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан тормыш иптәше Николай Иванович белән яшәгән йортта рәсми затлар еш була, алар сугыш ветеранын юбилее белән котларга, истәлекле даталар уңаеннан бүләкләр тапшыру өчен киләләр. Һәм менә әбекәйгә 95 яшь тулган көнне алар йортында янә бәйрәм рухы хөкем сөрде, өй кунаклар белән тулды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров тыл хезмәтчәне Александра Петровнаны юбилее белән җылы тәбрикләде.
– Сез тылда батырлык үрнәкләре күрсәтеп, фидакарь хезмәтегез белән Бөек Җиңүне якынайттыгыз. Сез бүген дә сафта, – диде ул. – Сезнең алга таба да якын кешеләрегез янәшәсендә яшәвегезне телим.
Ул Александра Петровнага Ил башлыгы Владимир Путинның истәлекле дата уңаеннан юлланган котлау хатын укыды, алып килгән күчтәнәчләрен тапшырды һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медале белән бүләкләде.
Ветеранны истәлекле туган көне белән районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов та тәбрикләделәр. Тантана сәбәпчесе, аның уллары, кызы, килене котлауларга чын күңелдән сөенделәр.
– Әти-әниебезнең янәшәбездә яшәүләре белән без бик бәхетле, – диләр алар. – Без алар белән сөйләшә, иң яхшы хисләребезне белдерә алабыз.
Александра Петровна һәм Николай Иванович 70 елдан артык тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Яшьлек елларында тормышның ничек авыр булуын, ачлык вакытларны, үлән ашап җан асраулары турында искә алып сөйләде тыл хезмәтчәне. Александра Петровна сугыш вакытында туган авылында сарыклар фермасында эшләгән. Тормышлар ничек кенә кыен булса да, бөтен көчләрен колхоз производствосына биргәннәр.
1949 елда ул фронтовик, комбайнчы Николай Трофимовка кияүгә чыга. Алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның балалары – районда белемле, абруйлы кешеләр. Әти-әниләрен кайгыртып, кадер-хөрмәт күрсәтеп яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев