Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлылар үз ветераннарын онытмый

    Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеге программасы кысаларында ел саен "Туган як" акциясе үткәрелә. Әлеге акция кысаларында район һәм шәһәр вәкилләре өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда яшәүче якташларының хәлләрен беләләр. Шундый көннәрнең берсендә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин күрше районнарның социаль учреждениеләрендә яшәүче якташларыбыз янында булды. НУРЛАТ ЙОРТ-ИНТЕРНАТЫНДА...

    Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеге программасы кысаларында ел саен "Туган як" акциясе үткәрелә.

    Әлеге акция кысаларында район һәм шәһәр вәкилләре өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда яшәүче якташларының хәлләрен беләләр. Шундый көннәрнең берсендә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин күрше районнарның социаль учреждениеләрендә яшәүче якташларыбыз янында булды.

    НУРЛАТ ЙОРТ-ИНТЕРНАТЫНДА ОЧРАШУ

    Хезмәт ветераны Анфиза Цветковага 89 яшь. Ул Яңа Кармәт авылында туып үскән. Сугыш һәм сугыштан соң елларда, авылдашлары белән бергә шатлыкларны һәм бәлаларны уртаклашып, колхозда эшли. Ачлык- ялангачлыкны күрсәләр дә, колхоз эшен җиренә җиткереп башкарганнар һәм Бөек Җиңүне якынайту өчен хәлләреннән килгәннең барысын да эшләгәннәр, аннан соң халык хуҗалыгын күтәргәннәр. Әмма үз яшьтәшләре белән чагыштырганда ул үз гаиләсен кора алмый. Шуңа да өлкән яшендә ялгызы гына кала. Тугыз ел элек ул Нурлат интернат-йортына яшәргә килә.

    Аксубайдан кунакларны Нурлат районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Оксана Терентьева һәм җирле интернат-йорт директоры Евгений Савинов җылы каршы алдылар. Алар якташыбызның ничек яшәве турында сөйләделәр һәм мондагы шартлар белән таныштырдылар. Анфиза Ивановна яшәгән бүлмә якты һәм ямьле. Монда рәхәтләнеп яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Ветеран район җитәкчелеге алып килгән бүләкләргә бик тә куанды.

    - Туган ягымда мине онытмаулары өчен тирән рәхмәтемне белдерәм! - дип әйтте ул.

    ӘЛКИ РАЙОНЫНДА УЛ ҮЗЕНӘ УРЫН ТАПТЫ

    Безнең район делегациясе, Әлки муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлфия Саматова белән бергә, Юхмачы авылында урнашкан интернат-йортта булды. Монда 1 ел дәвамында якташыбыз Дария Сидюкова яши. Наил Вәлиуллин Дария Федоровнаны Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән тәбрикләде һәм район җитәкчелеге исеменнән бүләкләрен тапшырды.

    Гыйнвар аенда аңа 90 яшь тулды. Дария Сидюкова бөтен гомерен Яңа Кыязлы авылында үткәргән. Яшүсмер чагыннан алып лаеклы ялга чыкканчы ул Вахитов исемендәге колхозда хезмәт куя. Төрле эшләрне башкаручылар бригадасы белән бергә иң авыр эшләрдә катнаша. Язмыш аңа карата кырыс була - картлыгын ялгыз гына каршы ала ул. Сәламәтлеге какшагач аңа ярдәм кулы сузучы булмый Туганнары булмау сәбәпле, ул 15 ел дәвамында Аксубай интернат-йортында яшәргә мәҗбүр була. Ә инде Әлки районының шундый ук интернат-йортына килеп эләккәч, аны рус телен белмәве авыр хәлдә калдыра, чөнки ул гомере буена чуваш авылында яшәгән.

    - Дария Федоровнаны безнең интернатка алып килгәч, аның үз эченә бикләнүен күреп, сизеп тордык, - дип сөйлиләр әлеге учреждениедә эшләче ханымнар. - Монда эшләүчеләрнең берсе дә чуаш телен белмәү сәбәпле, аның белән татар телендә аралаштык.

    Тернәкләндерү программасы буенча аны без төрле спорт чаралары белән шөгыльләнүгә тартык. Ул бик матур рәсемнәр дә ясый икән. Дария Федоровна өчен без хәтта чуаш телендә бастырылган китаплар да тапттык. Шуннан соң аның кәефе аеруча да күтәренке булды.

    Аксубай районы вәкилләре белән очрашуга пенсионер әби бик тә шатланды. Бүләкне кабул итеп алганнан соң, ул җитәкчеләргә үзенең тирән рәхмәтен белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: