Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубайдан Алмаз Камилов “Чиксез талантлар” фестивале җиңүчесе булды

Ул ”Әдәби иҗат” номинациясендә җиңү яулады.

Шушы көннәрдә “Чиксез талантлар” IV Республика яшьләр фестиваленең нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге бәйге авыруга һәм гариплеккә карамастан, бирешмәүче, чиксез оптимизмга ия кешеләр өчен, алар өчен һәр көн – ул җиңү.

Быел конкурста Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге инвалид һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр генә түгел, башка төбәкләрдән дә катнаша алдылар. Шулай итеп, фестиваль Бөтенроссия дәрәҗәсендә үткәрүгә ия булды.

Сайлап алу этабы 2021 елның 20 мартыннан 30 апреленә кадәр узды. Катнашу өчен номинацияне билгеләргә һәм портфолио белән гариза җибәрергә кирәк иде. Бәйгенең зональ этабында катнашучылар чыгыш ясап, үзләре һәм казанышлары турында сөйләделәр инде.

Алмаз Камилов Аксубай районын лаеклы тәкъдим итте. Ул “Әдәби иҗат” юнәлешен сайлаган. Тыйнак егетнең шигырьләр иҗат итүен бик азлар гына белә. Әмма аның иҗаты һәм таланты аңа бу номинациядә җиңү яуларга ярдәм иткән. Аның остаз-ярдәмчеләре –«Нежность» комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге директоры Тәнзилә Габдрахманова һәм үзәкнең социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире Әлфия Гайнуллина аның җиңүен хаклы рәвештә бүлешәләр.

– Мин мәктәптән үк шигырьләр язам, әмма алар миңа хәзер җиңү китерерләр дип уйлаганым булмады, – дип билгеләп үтте Алмаз. – Остазларыма ярдәмнәре, хуплаулары һәм миңа карата ышанычлары өчен зур рәхмәт әйтәсем килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X