Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубайда үзгәрешләр куандыра

Өлкән буын кешеләре-без яшәгән төбәкнең тере тарихы.

Аларның картлыкта сәламәтлекләре, хәтерләре яхшы булуын язмыш бүләк иткән бәхет дип атап була. 

Рәсми кунакларны хезмәт ветераны Александра Зюзина елмаеп, каршы алды. Район башлыгы Камил Гилманов Александра Петровнаны 90 яшьлек туган көне белән чын күңелдән котлап, аңа озак елларга җитәрлек сәламәтлек теләде һәм тагын биш елдан соң, 95 яшьлек юбилее белән котларга вәгъдә бирде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның истәлекле юбилей уңаеннан котлау телеграммасын укыды, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Юбилярны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов та тәбрик итте. Аксубай пенсионерының иң якын кешеләре – кызлары, сеңелесе, оныклары, оныкчыклары рәсми котлауларның шаһитлары булдылар. 

Бу гаиләдә иң өлкән кешене хөрмәтләү – яшь буын өчен үзенчәлекле гаилә тәрбиясе. Аның хезмәт сөючәнлеге - оныкларына һәм оныкчыкларына үрнәк булып тора. Александра Петровна – тапкыр сүзле, аралашучан кеше, район башлыгы белән тиз арада уртак тел тапты. Алар икәү  бүгенге һәм узган еллар турында фикер алыштылар. Александра Зюзина-Аксубайда туып-үскән кеше. Колхозда 12 яшеннән эшли башлый. Авыл хатын-кызлары белән Чистайдан бөртек ташый.

Сугыш елларында бу авыр йөк алар иңбашыннан төшмәгән дә. Сугыш елларындагы ачлык, салкынлык, авырлыклар турында ветеран әрнеп искә  ала. Ул бүген район җирлегендәге  соңгы үзгәрешләрне күреп, сөенеп туя алмый. Сугыш елларын да, сугыштан соңгы елларны да Александра түтәй  хезмәттә үткәрә. Уңган-булган кыз 1950 елда аксубайлы Василий Зюзинга кияүгә чыга. Ул-Бөек Ватан сугышында фашистларны җиңгәннән соң Япония белән булган кораллы бәрелештә  катнашкан солдат.

 - Сугыш вакытында яралана, шул кыйпылчыклар гомер азагына кадәр тәнендә йөрде, – дип искә ала ветеран. – Шуңа карамастан, матур яшәдек, тырышып эшләдек. 

Ире күп еллар янгын частендә эшли, ат караучы була, ә ул үзе балалар бакчасында няня булып эшли. Балалар бакчасының агач биналары хәзерге  заманча итеп төзелгән  "Салават күпере” урынында була, мөгаен, өлкән буын хәтерлидер әле. Салкын вакытта  мичләр ягып, балалар килгәнче бинаны җылытып куярга кирәк була. Моның өчен төнлә торып мич ягарга, җылы китмәсен өчен вакытында томаларга кирәк була. Александра Петровна балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккач та, шул эшендә алтмышынчы елга кадәр хезмәт куя. 

Зюзиннар гаиләсендә дүрт бала үсә. Язмыш әнигә өч улын югалту хәсрәтен кичерергә язган. Ул уңай фатирда берүзе генә яши, әмма туганнары һәрвакыт янәшәдә, аңа даими ярдәм итеп торалар. Юбиляр үзе дә актив, күңелле кеше. – Эшсез утыра алмыйм, – ди йорт хуҗабикәсе. - Аяклар йөргәндә, үз эшләрем буенча рәхәтләнеп йөрим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев