Аксубай ветеранының сөйләгәннәре, укучылар өчен тарих дәресе кебек
«Сугыш хатын-кыз өчен түгел» социаль-гуманитар проекты кысаларында Яңа Чуаш Адәмсуы авылында тыл хезмәтчәне Елена Ломоносова белән очрашу булды.
Аны Емелькино гомуми белем бирү урта мәктәбе укытучысы Андрей Михайлов оештырды.
Андрей Юлианович ветеран һәм аның кызы Надежда Семеновна белән очрашуны видеога яздырган. Бу – яшь буын өчен үзенчәлекле тарих дәресе.
Елена Захаровнаның язмышы җиңел булмый, ул фаҗигаләр һәм сынаулар белән тулы. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 15 яшь була. Әтисе колхозда умартачы булып эшли. Ул сугышка киткәч, кызы әтисе урынына кала. Умарталык авылдан өч чакрым ераклыкта, урманда урнашкан була. Елена Захаровна анда, умарталыкны башка урынга күчергәнчегә кадәр, 26 ел эшли. Аннан соң фермада сыер савучы булып эшли, ире белән алты бала тәрбияләп үстереп, тормыш юлына бастыралар. Әбекәй бик күп сынаулар күргән кеше. Аның Бөек Җиңүгә керткән өлеше лаеклы бәяләнгән. 1946 елда Елена Ломоносова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.
Пенсионер әби бүген дә тормыштан калышырга теләми, газеталар укый, шул исәптән «Ял пурнасе» чуаш дубляж газетасын да.
Андрей Михайлов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев