Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай ветеранына Россия Президентының тәбрикләү хатын тапшырдылар

Беренче май бәйрәмендә Түбән Татар Майнасы авылында гомер итүче Саимә Сәгъдиева 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне Сәгъдиевларның зур өендә бөтен туганнары, балалары, оныклары, оныкчыклары җыелышты. Тыл ветеранын истәлекле туган көне белән котларга район һәм җирле хакимият органнары вәкилләре дә килде.

– Хөрмәтле Саимә Габделвәли кызы, илебез өчен авыр булган елларда үзегезнең тынгысыз хезмәтегез белән Сез район үсешенә зур өлеш керттегез, – дип юбилярга мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов. –Фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Район җитәкчесе исеменнән сезне олы юбилеегыз белән котлыйм. Тагын күп елларга җитәрлек исәнлек, иминлек, бәхетле картлык телим. Әбекәйнең барлык якыннары җыелышкан өйдә ул РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын укыды, тантана сәбәпчесенә чәчәкләр, район исеменнән бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина авылның ак әбисен бәйрәме белән җылы котлап, йөрәк түреннән чыккан ихлас теләкләрен ирештерде.

Саимә Габделвәли кызы авылның ветераннар оешмасыннан да котлаулар кабул итте.

Аңа да, яшьтәшләре сыман, кечкенәдән колхозда бил бөгәргә туры килә.

– Үгез җигеп урман да , орлык та ташыдык, җир дә сукаладык, нинди авыр эш бар барысын да кулдан килгәнчә башкардык, ир-ат, хатын-кыз эше, дип бүлешеп тормадык. Бүген моны күз алдына китерүе дә авыр, – дип искә ала әбекәй.

Уңган-булган Саимә 1954 елда авыл егете Фәсхетдингә кияүгә чыга. Җиде балага гомер, лаеклы тәрбия биреп, тормыш юлына чыгаралар. Балаларның барысы да үз тормышлары белән гөрләтеп яшиләр, әбекәй аларның бәхетенә сөенеп бетә алмый. Саимә Габделвәли кызы бүгенге көндә улы Нургаяз һәм килене Хәлимә тәрбиясендә матур картлык кичерә. Ул бүген дә җитез, эшсез торырга яратмый.

Күп балалы ананың, сөекле әбинең 16 оныгы һәм 31 оныкчыгы бар. Тормыш юлы ничек кенә авыр булса да, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәгәнгә, әбекәй үз яшеннән күпкә яшьрәк күренә. Ветеранга киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып, сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев