Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай ветеранына авыр сугыш елларын кичерергә балалар йорты ярдәм итә

Иске Тимошкино авылыннан Ольга Роднова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Үзенең озын гомер юлында Ольга Алексеевнага бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Язмыш аны кечкенәдән сыный. Иске Ильдеряк авылында дөньяга килә. Сугыш башланганчы барысы да яхшы була. Фашистлар безнең илгә һөҗүм иткәч, әтисен фронтка алалар. Әниләре авырып вафат була. Кызчыкны, ятим буларак, Яңа Аксубайда урнашкан балалар йортына билгелиләр. Иң авыр елларны кичерергә балалар йорты ярдәм итә, монда балаларны эшкә, дөрес тормыш позицияләренә ия булырга өйрәтәләр. Үсә төшкәч, иптәш кызлары белән Мәскәүгә эшкә җибәрәләр. Язмыш кызны Иске Тимошкино авылыннан булачак тормыш иптәше Иван Прохорович белән очраштыра. Гаилә коралар, колхозда эшлиләр, балалар үстерәләр, үз хуҗалыкларын җайга салалар.

Колхоз эше җиңелләрдән булмый, үзеңне аямыйча, басуда да, ындыр табагында да тырышып хезмәт куярга кирәк була. Ике кыз һәм ике ул Родновлар нәселенең дәвамчылары булалар. 1977 елда гаилә башлыгы бакыйлыкка күчә, кечерәк балаларын аякка бастыру аның җилкәсенә төшә. Тыйнак, эш сөючән ханым балаларын да намуслы хезмәт итәргә, барысына да үз көчең белән ирешергә өйрәтеп үстерә. Ольга Алексеевна бүгенге көндә улы Анатолий гаиләсендә ихтирам һәм кайгырту тоеп гомер итә. Кызлары һәм уллары аны тугыз онык белән сөендергәннәр. Һәр туган көн балалары һәм якыннары янәшәсендә үтә. Ольга Алексеевна 90 яшьлек юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путин исеменнән рәсми Котлау хаты, район җитәкчелегеннән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк алды. Мондый игътибардан аның күңеле нечкәрде.

– Без күргәннәрне күрергә язмасын, – диде ул яшьле күзләрен сөртеп. – Яшь буын мул тормышта, тыныч һәм бәхетле яшәсен.

 

Фото: Иске Тимошкино авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев