Аксубай ветеранын хезмәт өлеше өчен билгеләп үттеләр
Кәкре Күл авылында яшәүче Николай Кондрашов район башлыгыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Николай Иванович мәдәният өлкәсенә эшләргә лаеклы ялга чыккач, җиде ел элек килә. Булдыклы кеше буларак, җиң сызганып эшкә керешә. Соңгы елларда биредә ремонт үткәрелде, авыл учреждениесенең тышкы кыяфәте дә, шарлар да тамырдан үзгәрде. Авылда мәдәни тормыш җайга салына башлады. Хатын-кызлар вокаль коллективы да үзе турында белдерде, аның чыгышлары авыл клубы сәхнәсе концертлары бизәге генә булып тормый. Бер сүз белән әйткәндә, Николай Кондрашов үзе эшләгән елларда мәдәният учагына яңа сулыш өрде. Ул бүген дә, лаеклы ялда булуына карамастан, мәдәният учагы тормышы белән актив кызыксына, булдыра алганча ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев