Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай ветераны ярты гасырга якын гомерен балаларны дәвалауга багышлаган

Татарстан АССРның атказанган табибы Раиса Паненко 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Табиб Раиса Андреевнаны аксубайлыларның бик күп буыны бары яхшы сүзләр белән генә искә ала. Табиб ярты гасырга якын гомерен районның сәламәтлек саклау тармагына багышлаган. Бу вакыт эчендә аның яшь пациентлары үсеп, гаилә корып, аңа балаларын кабул итүгә алып килделәр. Табиб Паненко авыр минутларда медицина ярдәме күрсәткән сабыйлар меңнәрчә. 

Раиса Паненко Воронеж өлкәсендә туып-үсә, Казан медицина институтын тәмамлый һәм 1961 елда безнең районга ире - нефть сәнәгате белгече Александр Николаевич белән килә. 

1961 елда район хастаханәсе бер катлы агач корпустан гыйбарәт була, анда шулай ук педиатр кабинеты да була. 

– Людмила Кулькова белән бергә эшләдек, бик тату, көйле эшләдек, шәфкать туташлары да яхшы профессиональ әзерлекле иделәр, – дип сөйли Раиса Андреевна. – Эшләү өчен шартлар юк, бер көн эчендә 30дан артык пациентны кабул итә идек. Бала тудыру йортында яңа туган балаларның хәлен күзәтеп торырга, өйләренә чыкканнан соң да аларны тикшерергә кирәк иде. Алтмышынчы еллар уртасында туучылар саны югары иде – уртача елына 1700 сабый. Ул вакытта балалар арасында үлем-китем очраклары да югары дәрәҗәдә иде. Эшләү авыр иде, шуның өстенә кәгазь эшен дә алып барырга – авыру тарихын тутырырга, моның белән өйдә эштән соң шөгыльләнергә туры килде. Әле кич белән берничә тапкыр авыр хәлдә китерелгән пациентларны карарга чакырталар иде. 

Ярты гасырга якын стажы булган табиб әйтүенчә, авырлыклар авыл гаиләләренең түбән тормыш дәрәҗәсендә дә, медицина хезмәте күрсәтүнең җитәрлек дәрәҗәдә көйләнмәгән системасында да, әниләрнең дәвалау системасын аңлап кабул итмәүләрендә дә чагыла. Кайчагында балага авыруның кискен агымында укол ясаганда әниләр баш-аяклары белән каршы торалар. Ул вакытта салкын тию, вирус авырулары күп булган. 

 

Елллар узу белән сәламәтлек саклау өлкәсендә эш җайга салына башлый: медицина составы киңәя, яңа корпус – ике катлы бина сафка бастырыла, балалар стационары өчен бүлмәләр бүлеп бирелә. Авыру балаларны стационарда билгелиләр һәм дәвалыйлар, фельдшерлар арасында укулар оештыралар, алар, үз чиратында, халыкка мәгълүмат җиткерәләр. Агарту, профилактика эше, патронаж җайга салына, торак пунктларга чыгулар оештырыла. Болар барысы да үз нәтиҗәләрен бирә – балалар арасында авырулар саны тотрыклылана. 

– Бүген сәламәтлек саклау өлкәсендә хәл бөтенләй башкача, – дип фикерләре белән уртаклашты әңгәмәдәш. – Яшь пациентларның әниләре белемле, алар барысы да аңлый. Хәзер кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе, үсеш шартлары башка. Тик менә балалар гына аз туа – бу бик борчый. 

Профессиональ эшчәнлектән тыш, Раиса Андреевна җәмәгать вазифаларына да ия була. Ул бистә Советы депутаты була. Болар барысы да өч ул тәрбияләү, йорт хуҗалыгы алып бару белән бергә үрелеп бара. Раиса Андреевна лаеклы ялга 70 яшьән соң гына китә. Бүген дә ул күп еллар иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшләрен искә ала. Алар аны игътибарсыз калдырмыйлар, шалтыраталар, хәлен белешеп торалар. 

– Мин тормыш иптәшемә гаилә иминлеге, улларым өчен бик рәхмәтле, – ди республиканың атказанган табибы. – Башка балаларның гомерләрен саклап калу һәм сәламәтлекләрен кайтару өчен, мин үземнең балаларны ирем тәрбиясенә калдырырга мәҗбүр була идем. Урыны җәннәттә булсын, ул минем ышанычлы ярдәмчем булды. 

Уллары әниләре үрнәгендә табиб булуның ни дәрәҗдә җаваплы һәм авыр булуын күреп үсәләр. Табибның уллары медицина белән бәйле булмаган белгечлекләрне сайлаганнар. Әмма Паненколар гаиләсендә бу игелекле һөнәрне дәвам итүчеләр бар: Раиса Андреевнаның килене Ирина Васильевна да табиб, оныгы да әбисе сукмагыннан китәргә карар кылган. 

Күркәм юбилей көнендә Паненколар йорты кунаклардан гөрләп торды. Уллары, киленнәре, оныклары (әбинең алар алтау) меңләгән нарасыйга тормыш һәм сәламәтлек бүләк иткән якын кешеләрен истәлекле туган көне белән җылы котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев