Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай ветераны туксан яшендә дә тапочкалар бәйли

Аксубай бистәсендә яшәүче Сафиуллиннар йортында истәлекле бәйрәм – әниләре, әбиләре, карт әниләре Рушания Самат кызының 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Балалары иртәдән үк зур бәйрәм табыны әзерләделәр, юбиляр әби кунакларны дулкынланып көтте. Рушания Самат кызын беренче булып рәсми кунаклар котлады.

– Хөрмәтле Рушания Самат кызы, чын күңелебездән сезне 90 яшьлек туган көнегез белән котлыйбыз! – дип мөрәҗәгать итте ветеранга район башлыгы Камил Гилманов. – Илебез өчен авыр елларда сез үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән Җиңүне якынайттыгыз, сугыштан соң да район, республика үсешенә зур өлеш керттегез, барысы өчен дә ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сез иң яхшы гаилә кыйммәтләрен дәвам иткән балалар тәрбияләп үстергәнсез.

Район башлыгы тантана сәбәпчесенә РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды, чәчәк бәйләме, бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды. Шулай ук Камил Гилманов ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына» юбилей медален тапшырды.

Рушания Сафиуллинаны юбилее белән район социаль яклау бүлеге Елена Зайцева, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Александр Большаков та ихластан тәбрикләделәр. Әбекәй кунаклар белән аралашуын үсмер чакларында нинди авырлыклар аша үтүләре турында сөйләүдән башлады.

Ул Батыр авылында туып-үсә, яшьли колхозда – кырда, терлекчелектә эшли башлый.

–Язгы чәчү вакытында без арба тартып кырга орлык ташый идек, – дип сөйләде ветеран. – Без, кыз-кыркын өчен бу бик авыр иде. Түздек, ул чакта беркемгә дә җиңел булмады.

Сугыштан соң Кызыл Тау авылы егете Хәбибулла Сафиуллинга кияүгә чыга. Тормыш иптәше Хәбибулла Зәйдулла улы белән өч кызга һәм өч малайга гомер бүләк итеп, аларны үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән итеп тәрбияләп үстергәннәр.

Җәен өчәр гектар чөгендер эшкәрткәннәр, көзен аны кул белән казып алып, чистартып, төяп эшкәртүгә озатканнар. Балалары җәйге эссе көннәрдә чөгендер басуында ничек эшләүләрен, салкында кар астыннан казып алып чөгендер чистартуларын искә алып сөйләделәр.

Еллар узган саен авыр хезмәт үзенекен итә, әниләренең саулыгына зыян сала – ул күрү сәләтен тулысынча югалта. Балалары хуҗалыкны алып баруда хәлдән килгәнчә ярдәм итеп торалар. Ә әтиләре вафат булгач, ветеран олы кызына күчеп килә. Рушания Самат кызы Аксубайда олы кызы Рузалиядә егерме елдан артык яши инде. Әниләре өчен иң яхшы шартлар тудырылган, ул кызларының, улларының, оныкларының даими тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә гомер йомгагын сүтә.

Аның энҗе бөртегедәй 13 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар. Юбилей көнне кадерле кешеләрен олы тантанасы белән котлар өчен алар барысы бергә җыелды. Рушания Самат кызының уллары һәм кызлары бөтенесе дә Аксубайда яши. Бердәм гаилә бер-берсе белән ярдәмләшеп, кайгы-шатлыкларны уртаклашып гомер итә.

Рушания Самат кызы, чын хезмәт сөючәнлек үрнәге булырак, бүген дә эшсез кул кушырып утырмый – бәйли. Бу аның яраткан шөгыле. Үзен котларга килүчеләргә ул үз куллары белән, йөрәк җылысын кушып бәйләгән тапочкалар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев