Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай ветераны социалистик ярышларда һәрвакыт алдынгы булган

5 сентябрь көнне хезмәт ветераны Минбәдәр Гайфетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Иске Кыязлы авылында 90 яшьлек чикне узган кешеләр 10нан артык. Алар арасында пенсионер Минбәдәр Гайфетдинова да бар. Йорт хуҗабикәсенең юбилей көне гаиләсе өчен зур бәйрәм кебек узды.

Ветеранны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин килде.

– Хөрмәтле Минбәдәр Сөнгатовна, халык хуҗалыгын алга җибәрү өчен алны-ялны белми куйган фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – дип мөрәҗәгать итте авылдашына район вәкиле. – Сезнең буын иң югары танылу һәм рәхмәт сүзләренә лаек. Чын күңелдән Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз, сәламәтлек, бәхет, көндәлек тормышыгызда иминлек телибез.

Илшат Заһидуллин ирештергән РФ Президенты Владимир Путин юллаган котлау хатын да тантана сәбәпчесенә илебез муллыгы хакына башкарган зур хезмәте өчен ихлас рәхмәт сүзләре язылган иде.

– Мине олылап һәм хөрмәт итеп килгән өчен бик зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да сәламәтлек һәм бәхет телим! – дип рәхмәт укыды өй хуҗабикәсе рәсми тәбрикләргә җавап итеп.

Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин да тантана сәбәпчесенә алдагы көннәрдә дә бәрәкәтле матур тормыш еллары теләде. Тантанада җирле мәчет мулласы Әхмәтҗавал Насыйбуллин да катнашты. Авылның ак әбисен олуг бәйрәме белән котлап, ул Коръән сүрәсе укыды.

Минбәдәр Сөнгат кызы кунакларга да, бу истәлекле көндә бөтен якыннарының янәшәсендә булуына да шатланып туя алмады.

Ул Батыр поселогында туып-үскән, Иске Кыязлыга кияүгә чыккан. Ире Минабетдин Тайбетдин улы белән дүрт ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Гомере буе колхозда хезмәт графигын бозмый тырышып эшли, хәтта кырык градуслы суыкта да колхоз эшеннән калмый. Җәйге чорда басуда эшли, колхозда бөтен авыр эшне башкара, чөгендерен дә эшкәртә, саламын да өя. Күптапкырлар социалистик ярыш җиңүчесе була. Ветеранның лаеклы хезмәте өчен алган медальләре бихисап. Аның портреты һәрчак колхозның Мактау тактасыннан төшми. Ә язмыш исә аңа һәрвакытта да илтифатлы булмый шул. Күп балалы анага улының үлем әчесен дә татырга насыйп була. Калган балаларының тормышлары имин, уллары, кызы – аның ныклы таянычлары. Әбекәйнең 7 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Үз йортында ялгызы яшәсә дә, якыннары даими кайтып, кайгыртып, тәрбияләп торалар. Шушы авылда күршедә диярлек яшәүче бертуганының улы да көндә килеп, хәлен белеп тора. Шөкер, әбекәй шушы яшендә дә һәрчак хәрәкәттә, хуҗалык эшләре белән мәшгуль, чөнки ул гомере буе эш-мәшәкать белән яшәргә гадәтләнгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев