Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай ветераны озын гомерлеләр нәселеннән 

Яңа Узи авылында яшәүче Кашаповлар гаиләсендә зур вакыйга булды – гаиләнең иң өлкән вәкиле – Зөлфә Мингатин кызына 90 яшь тулды.

Тантана уңаеннан төп йортка бик күп кунаклар – балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелды. Аларның һәркайсы өчен әбекәй – иң якын, иң кадерле кеше. 

Зөлфә Мингатин кызы сигез балага гомер бүләк итеп, аларны лаеклы тәрбияләп үстергән. Бәхеткә, барысы да исән-сау, тормышлары матур, оныкларын тәрбияләшәләр. Аларның кайсылары авылда, кайсылары районда, кайсылары Татарстан шәһәрләрендә яши. Газизләре алар өчен һәрчак игътибар үзәгендә. Әбекәй кышын чиратлап балаларында кунак булып йөрсә, җәй көне исә үз йортында рәхәтләнеп яши. 

Юбилярның 19 оныгы, 23 оныкчыгы бар. Барысы бергә җыелганда, өй шат авазлардан яңгырап тора! 

Зөлфә Мингатин кызы озын гомерлеләр нәселеннән. Олы абыйсына быел – 95, апасына 94 яшь икән, ул да шушы авылда яши һәм юбилейга да килгән иде. 

Ветеранның тормышы җиңел булмый. Аңа 5 яшь булганда, биш баласын ятим калдырып, әнисе вафат була. Әтисе, балалары өчен чит кеше булмасын өчен, гаиләгә хатынының туганнан-туган апасын алып кайта һәм тагын ике нарасый дөньяга аваз сала. Бер-берберсенә ярдәм итеп, бер-берсен хөрмәт итеп, тату яшиләр. 

Буй җиткәч яшь кыз, авылдашына кияүгә чыга. Ислам Сәхап улы белән 55 ел тату гомер кичерәләр. 52 ел кайнанасын карап, тәрбияләп яши. Ул гаиләдә барысына да яхшы булсын өчен, итагатьле мөнәсәбәтләр урнаштыра белә. 

Колхозда терлекчелектә эшли, нәселле үгезләр һәм таналар карый. Ел саен гаилә 2-3 гектар шикәр чөгендере эшкәртә. Балалар кечкенәдән әти-әниләренә ярдәм итеп, хезмәткә өйрәнеп үсәләр. Ә мәктәпкә җыештыручы булып урнашкач, кыш көне мәктәп мичләрен ягу өчен җәй буе утын әзерлиләр, утынны кул белән кисәләр, яралар. Бу бик авыр хезмәт була: төнге сәгать бердә торып, балалар килгәнче класслар җылы булсын өчен, мичләрне ягып уздырырга кирәк була. 

–Безнең әни – бик тырыш һәм позитив кеше, – дип сөйли ветеранның кызы – Хәсән Туфан музей-йорты директоры Тәгъзимә Низамова. – Авыр заманнарда ул безне яратып-сөеп үстерде, бүгенге көндә янәшәбездә булуы белән без бәхетле һәм аңа бары тик сәламәтлек, иминлек кенә телибез. 

Зөлфә Мингатин кызын юбилее белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин котлады. Ул юбилярга чәчәкләр, РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын ирештерде, район исеменнән бүләкләр тапшырды. 

Тантана сәбәпчесе Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтовтан да җылы котлаулар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев