Аксубай ветераны өчен тормышта иң мөһиме – балалар һәм оныклар бәхете
Иске Ибрай авылында яшәүче хезмәт ветераны Рәйсә Ярмөхәммәтова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга районнан рәсми делегация килде.
– Хөрмәтле Рәйсә Хәмзә кызы, сезне чын күңелдән шушы истәлекле юбилеегыз белән тәбрик итәбез, – дип мөрәҗәгать итте юбилярга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Сәламәтлек, бәхет һәм яраткан балаларыгыз, оныкларыгыз белән озак еллар яшәвегезне телибез.
Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның өлкән буын вәкиленә юлланган котлау хатын укыды, тантана сәбәпчесенә чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.
Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Миннегулов авылдашын юбилее белән чын күңелдән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде.
Котлау тантанасында катнашкан уллары һәм киленнәре әниләре өчен горурлык хисләре кичерделәр. Әниләренең авыр тормышы, әтиләренең, фин, Бөек Ватан сугышларында ничек сугышуы, Ленинградны дошманнан саклавы турында сөйләделәр.
Рәисә Хәмзә кызы кечкенәдән колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя: икмәк үстерә, урак ура, суга, фронтка ярдәм кирәк була. Сугыштан соң фронтовик Вәлиәхмәт Нурулла улына кияүгә чыга. 62 ел тату гомер кичерәләр алар. Җиде ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Күп балалы анага ике улын һәм ирен җирләү әчесен дә кичерергә туры килгән.
Аның балалары Россиянең, Татарстанның төрле почмакларында яшиләр. Әбекәй бүгенге көндә улы гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер йомгагын сүтә. Ул дини кеше. Ходайдан якыннарының бәхетен, иминлеген, сәламәтлеген сорап догалар укый. Юбилее белән котларга килгән кунаклар алдында да ул Коръән сурәләрен укып, дога кылды. Әбекәйнең 15 оныгы, 21 оныкчыгы бар.
– Минем өчен иң мөһиме – балаларым һәм оныкларым сәламәт һәм бәхетле булсын, – ди ветеран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев