Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай ветераны 43 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган

Түбән Савруш авылында гомер итүче Ольга Емельянова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне аның өендә чын-чынлап бәйрәм мохите хөкем сөрде – балалары, оныклары, авылдашлары җыелды. Гәрчә Ольга Семеновна, күршедә төпчек кызы гаиләсе белән яшәсә дә, 90 яшьлек туган көнен үз нигезендә билгеләп үтәргә карар кылган. Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга районнан рәсми кунаклар да килде.

– Хөрмәтле Ольга Семеновна, сезнең олы юбилеегызны үз аягыгызда, күтәренке кәеф белән каршы алуыгызга без чиксез шат, – диде район башлыгы Илшат Заһидуллин. – Сезнең бәйрәмгә күпме кеше, якыннарыгыз килгән. Бездән дә ихлас тәбрикләүләр кабул итегез! Сезгә чын күңелдән озак елларга бәхет һәм сәламәтлек телибез!

Балалары һәм оныклары алдында ул РФ Президенты Владимир Путинның юбилей уңаеннан юлланган котлау хатын укыды, район исеменнән гөлләмә һәм бүләкләр тапшырды. Өлкән яшьтәге якын кешеләренә иң яхшы шартлар тудырганнары, кадер-хөрмәттә яшәткәннәре өчен рәхмәт әйтте. Әбекәйне Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин да җылы котлады, иң изге теләкләрен җиткерде.

Ольга Семеновна шушы авылда туып-үскән. Барлык яшьтәшләре кебек үк, ул да бала чагыннан колхозда хезмәт куя. Бүгенге көндә дә авыр сугыш елларын хәтерли ул. Яп-яшь кызны урман эшләренә җибәрәләр. Дүрт ел урман кисә, барлык сынауларны, кыенлыкларны лаеклы кичерә. Аннары гомере буена колхозда төрле эшләрдә эшли. Колхоз производствосы да шулай ук зур көч, тырышлык таләп итә. Ольга Семенова көчен кызганмыйча авыр кул хезмәтен башкара. Чөнки барысы да яхшы киләчәккә юнәлтелгән була, ул буын кешеләре моңа бар күңелләре белән ышаналар. Ольга Емельянованың хезмәт стажы – 43 ел!

1953 елда авыл егетенә кияүгә чыга. Александр Павлович белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Алар 63 ел бергә матур гомер кичерәләр. Алты ел элек Ольга Семеновна тол калган, кызлары бүген әниләренең терәге. Ветеранның 4 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар, иң бәләкәченә әле 3 кенә ай. Алар – аның сөенече һәм горурлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев