Аксубай туган якны өйрәнүчесе кече ватанында игелекле эшләр кыла
Аксубай районында туып-үскән Владимир Чураков районга һәрчак игелекле эшләр белән кайта.
Аның игелекле эшләре төбәкнең тарихи үткәне фактларын торгызу, ата-бабалар турындагы истәлекне мәңгеләштерү белән бәйле. Владимир Алексеевич инициативасы буенча агымдагы елның июнендә Черемушки авылы янындагы борынгы зиярәт урынында мемориаль һәйкәл – матур бизәлешле имән багана (юпа) урнаштырылган иде. Ул бу авыл халкының гына түгел, якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең дә игътибарын үзенә җәлеп итте, кешеләр бирегә ата-бабаларын искә алу, үз тамырлары турында уйланыр өчен киләләр.
Узган ялларда кайтып ул Черемушки авылында яшәүчеләр белән тагын бер игелекле эш башкарды – истәлекле урын тирәсен агач койма белән әйләндереп алып, агачлар утыртты. Туган якны өйрәнүчегә Лидия Федотова, Иван Григорьев, ирле-хатынлы Татьяна һәм Юрий Ивановлар, Вера Иванова, Эдуард Емельянов, Владимир Ефимов актив ярдәм иттеләр. Владимир Чураков Яр Чаллыдан тимер баганалар, буяу, куак үсентеләре алып кайтты. Агач материалы белән Исаак Филиппов тәэмин итте. Алар узган гомер елларын һәм үткән буын кешеләрен искә алып, ашыкмый гына бердәм эшләделәр. Кичкә кадәр койманы тотып бетерделәр, эскәмияләр урнаштырдылар, аларны буядылар, агачлар утырттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев