Аксубай спортчысы Амур өлкәсендә тантаналы йөрештә катнашачак
Аксубай районының Иске Ильдеряк авылыннан Сергей Зайцев Амур өлкәсенең Белогорск шәһәрендә узачак Җиңү Парадында катнашачак.
Сергей армиягә 2019 елның ноябрендә киткән. Моңа кадәр ул Иске Ильдеряк урта мәктәбендә белем алган, нефть химиясе көллиятен тәмамлап, һөнәр үзләштергән.
Сергей – танылган спортчы. Ул җиңел атлетика, чаңгы буенча күп кенә район спорт ярышларында катнашкан, республика турнирларында район данын берничә тапкыр яклаган, җиңүче һәм призер булган. Ул кышкы полиатлон буенча республика ярышларында да призлы урыннар яулаган.
Сергейның тагын бер яраткан спорт мавыгуы бар – ул футбол. Ул районда гына түгел, аннан читтә дә танылган «Сокол» командасында уйный, әлеге дружинаның иң яхшы һөҗүмчесе дип танылган. Спорт карьерасы вакытында бик күп медальләр, дипломнар һәм кубокларга ия булган.
Сергейның әти-әнисе – Александр Васильевич һәм Татьяна Васильевна улларын һәрьяклап хуплап, анарда хезмәт сөючәнлек һәм үҗәтлек кебек сыйфатларны тәрбияләгәннәр. Боларның барысы да аңа хезмәте вакытында уңышларга ирешергә ярдәм итә.
Ерак Амур өлкәсендә хезмәт итүче Аксубай егете өчен бу көннәр аерата дулкынландыргыч. Ул Белогорск шәһәрендә узачак хәрби парадка әзерләнә. Сергейның сафта әзерлеге бик яхшы. Әти-әнисе исә улларының барысын да тиешенчә эшләячәгенә ышана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев