Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай районының тыл хезмәтчәне истәлекле туган көнен билгеләп узды

Иске Ибрай авылында гомер итүче Миңнегөл Хәйруллинага 90 яшь тулды.

Ул җиде бала тәрбияләнгән зур гаиләдә туып үсә. Сугыш вакытында авырлыклар белемне арттырырга мөмкинлек бирми, 3 сыйныф кына укып кала. Күп балалы гаиләдә ничек тә тамак туйдырыр өчен, яшьли колхозда бил бөгәргә, басуда кыр эшләрендә булышырга, урман кисү эшләрендә хезмәт куярга туры килә.

Сугыштан соң да колхозда төрле эшләрдә эшли, сөйгән ярын очрата, гаилә коралар, тугыз балага гомер бүләк итеп, лаеклы тәрбия биреп тормыш юлына озаталар. Татар гаиләләренә хас булганча, ире вафатыннан соң төпчек улы аның таянычы, терәге булган. Миңнегөл Фәсах кызы бүген ветераннарга торак программасы буенча төзелгән уңайлы таш йортта улы тәрбиясендә гомер кичерә.

Күршедә генә яшәүче кызлары хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр. Яшьлек чорлары авыр елларга туры килсә дә, бүгенге тормышыннан бик кәнагәть юбиляр. Шулай булмый ни, җылы өе, табын тулы сые, балдан татлы унөч оныгы, тугыз оныкчыгы бар. Бәйрәм көнендә өй тулы кунак иде. Әбекәйнең якыннары янәшәсендә кадер-хәрмәттә яшәвенә без дә сөенеп кайттык.

– Әниебез һәрчак ачык йөзле, тәмле сүзле булды, кулыннан килмәгән эше юк иде аның, – дип сөйлиләр юбилярның кызлары. – Фермада эшләп кайта да, төне буе безгә оек-бияләйләр бәйли, күлмәкләр тегеп кигезә иде.

– Туксан яшькә җитүне зур бүләк дип саныйм. Ул бөтен кешегә дә бирелми, сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы телим, – дигән изге теләкләрен җиткерде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Заһидуллин, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау телеграммасын, чәчәкләр һәм район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырып. Котлауларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева да кушылды.

Истәлекле туган көн уңаеннан бик күп теләкләр, тәбрикләүләр, фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев