Аксубай районыннан Андрей Бикмуллин «Школа event-менеджера» проектында катнашты
Укулар «SunnyФЕСТ» Бөтенроссия заманча чаналар фестиваленең белем бирү өлеше кысаларында узды.
Андрей Бикмуллин - район Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе. Ул бер урында гына тормый. Даими үсеш һәм камилләшү аңа канәгатьлек китерә.
Мамадышта «SunnyФЕСТ» Бөтенроссия заманча чаналар фестиваленең белем бирү өлеше кысаларында «Школа event-менеджера» проекты уңышлы старт алды, Андрей исә аның катнашучысы булды.
Андрей сөйләвенчә, укуларда ул туристик продуктны ничек дөрес төзергә һәм алга этәрергә кирәклеген белгән. Алга хәрәкәтләнүдә шулай ук финанслар мөһим аспект булып тора. Оештыручылар катнашучыларга аларны ничек табарга, кызыксындыручы вакыйга тирәсендә бизнесны ничек төзергә һәм оештырырга кирәклеге турында сөйләгәннәр.
Андрей үзе өчен җирле берләшмә һәм волонтерлар белән эшләүгә кагылышлы кайбер моментларны билгеләгән.
–Проект кысаларында алган белемем безнең районда, актив яшьләрне туган якка, шулай ук башка районнардан кунакларны җәлеп итү максатыннан, дөрес һәм куркынычсыз турпродуктлар оештырырга мөмкинлек бирер дип өметләнәм, – ди Андрей.
Сүз уңаеннан, Андрей Бикмуллин районда агач эше буенча рәссам-оста буларак билгеле. Үзенең сәләте, осталыгы һәм шулай ук дуслары ярдәмендә ул Әлмәт районында «Легенды заколдованного леса» проектын гамәлгә ашыру кысаларында туристик квест өчен могҗизалы сыннар һәм образлар булдыруда катнашты.
Фото: Андрей Бикмуллинның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев