Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай районында яшәүче тыл ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Рауза Минһаҗетдин кызы Гарифуллина 1930 елның 1 сентябрендә Иске Кармәт авылында дөньяга аваз сала.

Көзгә аяк баскан көннәрнең берсендә Гайнуллиннар йортында сабыйның беренче авазы яңгырый. Зәкия Нургата кызы тормыш иптәше Минһаҗетдин Гайнулла улын бишенче бала – Рауза исемле кыз бүләк итеп сөендерә. Барысы да күмәкләшү чорын кичергән 30 нчы елларда нарасыйның дөньяга килүе Гайнуллиннар гаиләсе өчен кечкенә булса да бәхет була.

Сугыш елларында, буыннары да ныгып җитмәгән Рауза колхозда эшли, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша. 1955 елда ул авыл егете Хизбулла Гайфулла улына кияүгә чыга. Алар өч кыз балага гомер бүләк итәләр.

Кызганычка каршы, гаилә бәхете озакка бармый. Рауза Минһаҗетдин кызы ун елдан соң тол кала. Өч кызын аңа ялгызына тәрбияләп үстереп, аякка бастырырга туры килә: өлкәненә 9 яшь, ә кечкенәсенә нибары 1,5 яшь була.

Сугыштан соңгы авыр еллар да, тормыш арбасын ялгыз аттай җигелеп тарту да Рауза Гарифуллинаның рухын сындырмый. Пенсиягә кадәр ул туган колхозында фидакарь хезмәт куя.

Хәзер юбиляр кече кызы Наҗия тәрбиясендә туган авылында гомер кичерә. Ул кызына хуҗалык буенча ярдәм итә, оныкчыкларын тәрбияләшүдә булыша. Ул бәхетле һәм яраткан әни һәм әби, дәү әни. Кызлары аны 5 онык һәм 9 оныкчык белән сөендергәннәр.

Рауза Минһаҗетдин кызы үзенең 90 яшендә дә көчле рухлы, зиһене камил, дисбесен тартып, якыннарына хәер-догасын кылып, акрын гына гомер йомгагын сүтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев