Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай районында яшәүче ханымның тормышы ТАССР тарихы белән тыгыз бәйләнгән

ТАССРның 100 еллык тарихын аның үсешенә саллы өлеш керткән кешеләрнең биографияләре буенча да кабаттан күзалларга була.

Шундый кешеләрнең берсе - Беловка авылында яшәүче Бульбова Валентина Александровна. Валентина Александровна 1946 елның 5 августында Аксубай районының Сергеевский поселогында туган. Яшьтәшләре кебек үк, аңа да хезмәт юлын яшьли башларга туры килә. Красноярскта ил оборонасы фабрикасында җитәкчелектән рәхмәт сүзләрен бер генә тапкыр ишетми.

Совет елларында яшьләр яңа төзелгән шәһәрләрне үзләштерергә омтылганнар. Валентина Бульбова да дус кызлары белән шул максаттан Краснодарга дөге плантацияләренә эшкә китә.

1966 ел ахырында Валентина Александровна туган ягына әйләнеп кайта, поезддан аны (ул вакытта әле таныш булмаган) булачак тормыш иптәше Петр Федорович Бульбов каршы ала. 1967 елның беренче көнендә тормышка чыга, «Верный путь» колхозында төрле эшләрдә эшли. 1970 елда «В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек була. Колхозда уңышлы эшләре өчен 1975 елның 30 гыйнварында «Социалистик хезмәт җиңүчесе» күкрәк билгесе белән бүләкләнә,

14 февральдә аны Кремльгә чакыралар. Кремльдә аңа «Почет билгесе» ордены тапшырыла. Кызганычка каршы, кайнанасының авырып китүе сәбәпле, Валентина Александровна колхоз эшеннән китә. Тик кул кушырып утыра алмый: йорты каршында гына сафка бастырылган балалар бакчасын төзү эшләренә керешә.

1980 елда Валентина Бульбова Советлар Союзы, ә соңрак Россия дәүләт иминияте системасында эшли башлый. Эшчәнлек елларында «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Иң яхшы иминиятләштерү агенты» исемнәренә лаек була. Валентина Александровна һәм Петр Федорович өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер алар икесе дә лаеклы ялда, «Деревенька» ансамбле составында иҗади тормыш алып баралар. Туган авылларында барлык чараларда катнашалар, мөһим эшләрдән беркайчан да читтә калмыйлар.

Валентина Александровнаның 40 елга сузылган хезмәт юлы ТАССР тарихы белән тыгыз бәйләнгән һәм безгә аның теге яки бу этапларын кабаттан торгызырга ярдәм итә.

Фото: Беловка авыл мәдәният йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев