Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай районында яшәүче ханым республика мәдәният хезмәткәрләре һәм авылдашлары арасында хөрмәткә лаек

Беловка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына «Авыл тарихы - кешеләр йөзендә» проектына кушылдылар.

Вера Андреевна Дмитриева (Васильева) 1949 елда Алексеевка авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Иске Тимошкино мәктәбен тәмамлаганнан соң Алабуга мәдәният-агарту училищесының режиссерлык бүлегенә укырга керә. Укуын Беловка авылында клуб мөдире булып эшләү белән бергә алып бара. Аның тырышлыгы белән халык җирле клубка тартыла.

Авыл кешеләре арасында концертларда, спектакльләрдә, бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга теләүчеләр һәрвакыт була. “Укучылар да, өлкәннәр дә барлык чараларда да теләп катнаштылар, барлык башлангычларда да ярдәм иттеләр”, – дип искә алып сөйли Вера Андреевна. Ул һәркайчан, һәркайда өлгерергә тырыша. Авыл хезмәтчәннәре алдында агитбригада белән еш чыгыш ясыйлар, клубта гына түгел, колхоз предприятиеләрендә, фермаларда да барлык рәсмиләштерү эшләрен башкара.

Вера Дмитриева зур иҗтимагый эш алып бара. Ул хатын-кызлар советы рәисе итеп сайлана, комсомол оешмасы секретаре эшен алып бара, берничә чакырылышта авыл Советы депутаты, сайлау комиссиясе секретаре була. 1992 елда Вера Андреевнаны Аксубай районыннан Чабаксар шәһәрендә узган Чуаш хатын-кызларының I съездына делегат итеп сайлыйлар.

Күпьеллык хезмәте өчен аны ”Без Сезгә йөрәк җылысын бүләк итәбез” II Республика социаль-мәдәни акциясенә чакыралар, анда аңа халык мәдәнияте өлкәсендә нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырыла. Шулай ук Вера Андреевна”В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен”, ”Ана медале” һәм “Хезмәт ветераны”медальләре белән дә бүләкләнгән. Беловка авыл мәдәният йортында 35 елдан артык хезмәт куеп, ул яраткан эшенә бөтен җанын салган.

Үзенең игелекле, ярдәмчел, күтәренке күңелле булганы өчен ул республика мәдәният хезмәткәрләре һәм авылдашлары арасында хөрмәт казанды. Тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр, алар лаеклы белем алып, төрле өлкәләрдә тырышып эшлиләр.

Хәтта хәзер, лаеклы ялда булганда да Вера Андреевна Беловка авыл мәдәният йорты каршындагы «Деревенька» ансамбле әгъзасы булып тора. Ул үзен зур һәм көчле илнең кечкенә генә бер кисәкчеге итеп тоюын таный.

Фото: Беловка авыл мәдәният йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев