Аксубай районында хезмәт ветеранын 90 яшьлеге белән котладылар
Нина Васильевна Федотова 30 елдан артык Аксубай район үзәк хастаханәсендә санитарка булып эшләгән.
Нина Васильевна 1930 елның 17 июлендә дөньяга аваз салган. Яшьли ятим кала, әти-әнисе тифтан үлә. Кызчыкны сугыш алды елларында Иске Ильдеряк авылыннан Маклаковлар гаиләсе тәрбиягә ала. Тәрбиягә алган әти-әнисе – Петр Максимович һәм Феодосия Платоновна алты бала тәрбиялиләр, тик бәхетсезлеккә каршы, аларның барысы да вафат була. Кечкенә Нинаны тәрбиягә алган гаиләне 1940 елда Финляндиягә озаталар.
Вакыт узу белән Маклаковлар гаиләсендә тагын ике бала дөньяга килә. Алар Финляндиядә бер ел яшиләр. Бөек Ватан сугышы башланып бер ай узгач, гаиләне кире Россиягә озаталар. Тимер юл буенча кайту мөмкин булмаганлыктан, баржада юлга кузгалалар. Берничә ай буе су юлы буенча Горькийга кадәр киләләр, аннан пароходта Чистайга кадәр, аннан җигелгән атларда Иске Ильдеряк авылына кадәр.
Авылда Нина Васильевна көтүче булып эшли, өлкән кыз буларак хуҗалык эшләрендә булыша. Ә 1951 елда Киса авылы егете Петра Васильевич Федотовка кияүгә чыга. Кисадан көн саен Аксубай хастаханәсенә йөреп эшли. Ул хастаханәдә эшли башлаган елларны еш искә ала.
– Бер санитарка дежур торырга кала, калганнарын урман егарга җибәрәләр иде. Диләнке чистарттык, үгез җигеп урман ташыдык, утын әзерләдек, суны коедан ташый идек. Яңа хирург килү белән эш бераз җиңеләйде, – дип искә алып сөйли Нина Васильевна. – Кышын кырдан билдән кар ерып атлыйсың, яз көне зур күпергә кадәр барып җитәсең дә, аяк киемен салып яланак елга аша чыгасың. Эшкә барып җиткәнче аяклар җылына иде. Пенсиягә чыкканчы шулай йөреп эшләдем.
Ире белән ике кыз һәм бер егет үстергәннәр. Нина Васильевна оныклары һәм оныкчыкларына сөенеп туя алмый. Тормыш иптәше Петр Васильевич 18 ел элек гүр иясе булган. Шуннан бирле ул авылда ялгызы яши, ризыкны үзе әзерли, ипи дә сала әле. Балалары туган нигезләренә еш кайтып йөриләр, әниләренә хуҗалык эшләрендә булышалар. Нина Васильевна 90 яшьлек туган көнен зур гаиләсе белән бергә билгеләп үтте. Юбиляр әбине күршеләре, дуслары, авыл җирлеге хезмәткәрләреннән җылы котлаулар, РФ Президенты Владимир Путиннан өлкән буын вәкилләренә юлланган котлау открыткасын кабул итте.
– Барысы да әйбәт, балаларым, оныкларым сау-сәламәт, – ди тормыштан канәгать булган, күтәренке кәефле Нина әби.
Фото: Киса авыл клубы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев