Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай районы Петр Александрович Погодкин белән хушлаша

Җәмәгатьчелек, Аксубай районының авыл хуҗалыгы тармагы зур югалту кичерде – 74нче яшендә Аксубай районының Мактаулы гражданины, авыл хуҗалыгы производствосы ветераны, район фермерлары Ассоциациясенең элеккеге рәисе Петр Погодкин вафат булды.

Петр Александрович нәтиҗәле хезмәт белән тулы гомер кичерде. Петр Александровичның бөтен хезмәт эшчәнлеге район, аның үсеше белән тыгыз бәйләнгән.

Ул 1948 елның 21 апрелендә Иске Тимошкино авылында дөньяга килә. Яшьтән үк колхозда эшли башлый. Мәктәптән үк икмәк тәмен белеп үсә – чәчү вакытында прицепщик булып эшли, каникулларны уңышны җыеп алуга багышлый. Авыл хуҗалыгы техникумында электрик һөнәрен үзләштерә, районны электрлаштыруда катнаша. Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итә, «Победа» колхозында радист-электрик булып эшли, аннары комплекслы бригаданы җитәкли. Петр Погодкинның хезмәт биографиясендә куст сәүдә предприятиесе җитәкчесе дигән язу да бар. Җаваплы һәм булдыклы кеше буларак, дефицит чәчәк аткан һәм юлсызлык чорында авыл халкын хуҗалык товарлары белән өзлексез тәэмин итә.

Петр Александрович партия эше активисты да була, шулай ук авыл хуҗалыгында төрле вазыйфаларда хезмәт куя. Ике меңенче еллар башында фермер хуҗалыгы ача. «Погода» КФХсы районда терлекчелек һәм игенчелек буенча тотрыклы үсеш алучы хуҗалык. Ә фермер хуҗалыгы башлыгы үзе дистәләгән еллар дәвамында районның фермерлар ассоциациясен ышанычлы җитәкләде – район фермерлары мәнфәгатьләрен республика дәрәҗәсендә яклады, фермерлыкның проблемалары мәсьәләләрен чишүдә ярдәм итә. 2020 елда Петр Александрович Аксубай районының Мактаулы гражданины дигән исемгә лаек булды. Авыл хуҗалыгы производствосындагы казанышлары өчен ТР Президентының Рәхмәт хатына, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды, район җитәкчелегеннән күпсанлы бүләкләр алды.

Хатыны Мария Александровна белән ике ул тәрбияләп үстереп, аларга лаеклы тәрбия биргәннәр.

Петр Погодкинның якты образы безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.

К.К Гилманов, С.Ю. Зайцев, И.М. Заһидуллин, Р.М. Галиев,

И.И. Моратшин, И.И. Ислямов, С.В. Александров, Б.А. Соломонов,

А.В. Шакирова, П.А. Мулеева, И.П. Семенов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев