Аксубай районы мәдәният хезмәткәре бүләккә лаек булды
Рус Кармәте авыл клубы методисты Юрий Лаврентьев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Район җитәкчесе аның авыл тормышына керткән өлешен лаеклы бәяләде. Узган ел Рус Кармәтендә мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният учагы бинасы ныклап төзекләндерелде. Юрий Александрович клуб бинасында тәртип урнаштыру буенча күп эшләде. Бинаны тиешле кыяфәткә китерү өчен күп көч куярга туры килде.
Рус Кармәтендә аны су белән тәэмин итү буенча авыл җирлеге башлыгының беренче ярдәмчесе буларак беләләр. Су үткәргечләрдә ниндидер җимереклекләр килеп чыкса, Юрий Лаврентьев аларны бетерергә ашыга. Ул авылны төзекләндерүгә зур өлеш кертә, шәхси вакыты белән исәпләшмичә, авыл файдасына тырыш хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев