Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов 65 яшьлеген билгеләп үтә
Җитәкченең, Аксубай төбәге улы буларак, эштәге уңышлары, район үсеше өчен җан атуы хакында без үзебезнең газета битләрендә ел әйләнәсе сөйлибез.
Әмма бүген без район башлыгын беркадәр гадәти булмаган, вакыт һәм үзе турында фикер йөртүче гади кеше буларак тәкъдим итәсебез килә. Ул гади, ачык күңелле кеше. Әйтергә кирәк, безнең басма өчен генә дә түгел, ул социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрен актив алып бара һәм район халкы белән аралаша. Камил Гилманов юбилей уңаеннан район газетасы мөхәрриренә интервью бирде.
– Камил Камал улы, әңгәмәбезне Кучкар гади булмаган йолдызнамә билгесе түгеллегеннән башлыйк әле. Сезгә аны гәүдәләндергән нинди сыйфатлар хас, ә ниндиләре үзенчәлекле түгел?
– Иң төп сыйфатым – нинди генә киртәләр торса да, мин барасы юлымнан беркайчан да кире борылмыйм. Һәрвакытта да оптимистик рухта булырга тырышам. Кешеләрдә дә бары тик иң яхшы сыйфатларны гына күрергә омтылам. Кешеләрне бөтен нечкәлек белән тоям. Бер тапкыр күңелем кайткан кешегә, һәрвакыт икенче мөмкинлек бирәм. Бу һич кенә дә минем көчсезлегем түгел, ә киресенчә. Йолдызнамәдән күренгәнчә, мин балачактан хыялланган һөнәрне сайладым һәм барлык балачак хыялларымны чынга ашырдым.
– Кечкенә Камил ниләр турында хыялланган икән. Ул яланаяклы малай идеме?
– Мин күп балалы гаиләдә туып-үстем. Әти көнне-төнгә ялгап хезмәт куйды, теләсә нинди техниканы биш бармагы кебек белә иде, әнием тракторчы булып эшләде. Әмма балачагым яланаяклы булмады. Әти-әнием басуда хезмәт куйдылар, хуҗалыгыбызда үз тракторыбыз бар иде. Әти дә, әни дә хезмәт сөючән булдылар. Хезмәт – ул кешенең төп байлыгы, балаларны тәрбияләү ысулы, дип саныйм. Гаиләбез муллыкта яшәмәсә дә, мал-туар асрау аркасында, бездә барысы да җитәрлек иде. Барыбыз да кырмыскалар кебек эшләдек. Йортта һәркайсыбызның үз вазыйфасы бар иде – ишегалдын себерергә, абзарны җыештырырга, хайваннарны, кош-кортларны көтәргә. Без өч малай әтигә булышып үстек, сигез-тугыз яшьтән ул безне – трактор, ә ун яшьтә комбайн артына утыртты. Совхоз кырларында эшләү өчен әти үзенә кулдаш эзләмәде, без һәрберебез аның белән комбайны ярдәмчесе булып эшләдек. Ә кызлар әнинең ярдәмчеләре булдылар.
– Ул вакытта сезнең өчен кем абруйлы, идеаль кеше иде, Сез тормыш юлын кемнән үрнәк алып сайладыгыз?
– Ул безнең совхоз директоры Александр Тимофеев иде. Минем туган авылым Ямбайда дүрт сыйныфлы мәктәп бар иде. Тик әти, мин рус телен өйрәнсен һәм интернатта яшәсен өчен, беренче сыйныфтан соң Рус Кармәте мәктәбенә бирде. Рәиснең тормыш иптәше – Галина Капитоновна минем сыйныф җитәкчем булды, мин аларның малайлары белән дус идем. Үзем яшәгән интернатта ничектер мич ишелде һәм Тимофеевлар мине бер атнага үзләренә сыендырырга булдылар. Александр Васильевич белән әти дуслар иде, ул мине еш кына юл уңаенда мәктәпкә кадәр утыртып килә иде. Мин аның нинди зыялы, гыйлемле, принципиаль җитәкче, шул ук вакытта гади, мәрхәмәтле һәм тәртипле кеше булуын күзәтә идем. Аның машинасына утырган саен, мин, һичшиксез, совхоз директоры булу турында хыялландым. Ә соңрак, теләсә нинди һава торышында Рус Кармәте, аннары Яңа Дума мәктәбенә кадәр, кышын – чаңгыда, яз көне су ерып чакрымнар узып йөргәндә, уйларым белән бер авылдан-икенчесенә юллар салырга хыялландым. Минем балачак хыялым тормышка ашты, мин бу җирлектә агрофирма директоры булып эшләдем, ә инде район җитәкчесе булгач юллар салдым. Ә өченче хыялым югары белем алу иде. Мәктәптән соң мин Новочеркасскида мелиоратор белгечлеген үзләштердем, аннары Тәтеш техникумында белем алдым, ә авыл хуҗалыгы институтын армиядән соң тәмамладым.
Хезмәт эшчәнлегемне дә туган хуҗалыгымда эшләүдән башладым, башта агроном-мелиоратор, аннары агроном, СПТУда өйрәнү хуҗалыгы управляющие булып, 20 авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләдем, аннары бөлгенлеккә төшкән һәм ябылган май заводын яңадан торгыздым, 16 элеккеге хуҗалыкны берләштергән, 40 гектардан артык җире булган «Вамин-Аксу» агрофирмасын төзедем. Менә 12 ел инде районны җитәклим. Тик кайда гына эшләсәм дә, Александр Васильевич Тимофеев образы үз кече ватанының патриоты, чын хуҗа үрнәге буларак күз алдымда тора.
– Сез нинди фильмнар карап, нинди җырлар тыңлап үстегез?
– Күбрәк тормыш биргән кадрларны. Гади авыл көйләрен – озын кыштан соң табигатьнең уянуын, кырларда тракторлар гөрелтесен, көтүдән кайтучы сыерлар мөгердәвен, таң әтәчләре кычкыруын, кошлар сайравын, талгын гына искән җил, җил тегермәне әйләнгән, тимерче суккан тавышларны ишетеп.
– Сезнең нинди тормыш принципларыгыз бар?
– Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү, кешеләргә ышаныч. Башкара алмаганны беркайчан да вәгъдә итмәү. Буш сүзләрне яратмыйм. Ильдеряклыларга балалар бакчасы, урмадееволыларга клуб, зарялыларга юл вәгъдә иткәндә – үзем дә ахырга кадәр ышанып җитмәгән идем, әмма команда, республика җитәкчелеге ярдәме белән без бу эшләрне башкарып чыктык. Әйе, федераль, республика программалары бар, әмма алар район финанславыннан башка эшләми, үзләреннән-үзләре тормышка ашмый. Җир, су, канализация, газ, электр утыннан алып – болар барысы да җирле бюджет, иганәчеләр хисабына башкарыла. Һәм, һичшиксез, совет, башкарма комитет, барлык хезмәтләр һәм ведомстволарның җайга салынган эше нәтиҗәсендә генә. Бүген минем фикердәшләрем һәм ярдәмчеләрем командасында – үз эшләренең чын осталары, алар арасында яшьләр дә күп. Эш дәверендә без вазыйфаларны шулай бүлештек ки, эшләве җиңел дә, гади дә. Һич арттырусыз әйтә алам, безнең командага теләсә кайсы район көнләшерлек. Нинди эш йөкләсәң дә – һәрберсе башкара, килеп туган мәсьәләләр башкаларга сылтамыйча хәл ителә. Хәзер миңа эшләве җиңел. Ә эшли башлаганда үгетләргә, юл күрсәтергә туры килә иде. Команда елдан-ел чыныга барды, узган ел сынаулар елы булды: пандемия, эш урыннарын кыскарту, катлаулы икътисади вәзгыять, инвесторларга әле дә кризистан чыгуы кыен. Моның өстендә эшлибез, бар да тотрыклыланачак, инвесторлар да, фермерлар да эшне ышанычлы һәм дөрес алып баралар.
– 65 ел эчендә Сез нинди мөһим киңәш алдыгыз? Һәм иң зур тормыш сабагын үзләштердегез?
– Иң мөһим киңәшне әтидән алдым: «улым, беркайчан да дәүләт милкенә кул сузма». Минем әтием алдында да, үз алдымда да намусым чиста. Һәрвакыт берничә вазыйфада хезмәт куйдым, җитәрлек акча эшләдем. Вазыйфага билгеләнгәч торак тәкъдим итсәләр дә, йортымны да үзем салдым. Минем дә, тормыш иптәшемнең дә беркайчан да чит илдә булганыбыз юк, 35 ел инде отпуск вакытында бер үк шифаханәдә үз хисабыбызга ял итәбез.
Мин хәтта кисәтүләр ясаганда дә ачулана белмим, шәхескә күчмим. Сабакларны тормыш, янәшәмдәгеләр бирде. Тормыш һәм хезмәт юлымда һәрвакыт тәртипле кешеләр очрады.
– Сезнең кул астындагылар, гомумән, район белән идарә итүдә үз серләрегез бармы?
– Тәкәбберләнмәү, алдашмау, ашыгыч адымнар ясамау һәм карарлар кабул итмәү. Гәрчә башымда әзер карар булса да (ул һәрвакыт бар), район өчен мөһим карар кабул иткәндә командам белән киңәшләшәм. Шәхси өлге булу – шулай ук мөһим сер, тәҗрибә. Үзең диванда ятып, халыкка, барыгыз спорт белән шөгыльләнегез, дип әйтеп булмый. Үз артыңнан кешеләрне дә ияртергә кирәк.
– Сезнең хоббиыгыз бармы?
– Минем бакчамда көзгә кадәр розалар һәм лилия гөлләре чәчәк атып утыра, төрле чәчәк суганнарын үзем сатып алам. Бакчада чәчәкләрне тәрбияләү белән шөгыльләнгәндә күңелем белән ял итәм. Агачлар утыртырга яратам, өй каршындагы бакча – минем горурлыгым. Ә барысы да 1981 елда хәзерге техникум каршында агачлар утыртудан башланды, ул да минем идея иде. Бүгенге көндә Аксубайның чәчәк атуын күреп күңел сөенә.
– Тонуста эшләү, тыгыз ритмда барган тормыш, атаның җиде көнендә, тәүлегенә 24 сәгать онлайнда булу. Сез бу кадәр энергияне кайдан аласыз, Сезне кем рухландыра? Һәм Сез нинди ялга өстенлек бирәсез?
– Мин үземне белгәннән алып, йокыдан кояшның беренче нурлары белән уянам һәм бу миңа көне буена җитәрлек күңел күтәренкелеге бирә. Эшкә чыгып киткәнче өй мәшәкатьләре белән кайныйм – йортымда берничә төр токымлы тавык бар. Мин немец овчаркасының фанаты, иртән аны төрле командаларга өйрәтәм. Эш көненнән соң саф һавада җәяү йөрүне өстен күрәм, башкаларга да киңәш итәм. Эшчәнлекнең актив алмашы бик тә файдалы, баш ял итә.
– Сезнең тормышыгыз үзегез теләгәнчә килеп чыктымы? Яисә, тормыш кадрларын артка таба чигереп, Сез башка юл белән китәр
идегезме?
– Тагын бер гомерем булса да, башка юлны сайламас идем. Тормышымнан канәгать, гаиләм белән бәхетле. Минем юнәлешем бер – халыкка хезмәт итү. Бүгенге көндә дә эшләү мөмкинлеге биргәненә язмышыма рәхмәтлемен. Район үзәген төзекләндерүгә ирешүемә шатмын – тротуарлар салдык, урамнар якты. Бистәдәге иң пычрак үзәнлекне төзекләндерәбез, Яр буеның бер өлешен төзекләндердек, быел фонтан урнаштырырга, эшне Октябрь урамыннан башларга һәм этаплап, быел ук булмаса да, Дуслык урамына күчәргә планлаштырабыз. Мин бөтен йөрәгем белән авылларны саклау яклы, бер генә мәктәпне дә япмадым. Мин авылларның яңадан торгызылуына, калалардан халыкның кайтасына ышанып яшим. Районда спорт объектларыннан алып мәдәни ял объектларына кадәр – балалар үстерү һәм тәрбияләү өчен шартлар бар, өч-дүрт авылга кадәр юллар юк, аларны да төзиячәкбез. Бездә шәһәргә караганда иң мөһим өстенлек – экология. Минем буын яхшы аңлый, җирнең тарту көче, тамырлар үзенекен итә. Без шәһәрдәгеләрдән ким яшәмәдек.
Гаиләмә килгәндә. Ул минем өчен һәрчак ышанычлы тыл булды һәм шулай булып кала да. Хатыным белән 35 ел гомер иттек, ике кыз тәрбияләп үстердек. Бүген алар үз тормышлары белән яши. Туган көнем алдыннан гына безнең оныгыбыз дөньяга аваз салды,. Бу 65 яшемә иң зур бүләк.Безнең үз онытылмас йолаларыбыз, бурычларыбыз бар. Без беркайчан да йорттагы вазыйфаларны ир-атныкы, хатын-кызныкына бүлмәдек. Тәүлекнең 24 сәгате бездә минутлар буенча бүленгән. Өйдә бар эшне дә бергә башкарабыз. Район башлыгының да шулай ук үз бурычлары бар – якшәмбе көнне мин кулыма тузан суырткыч алам һәм аның белән ике катны да рәхәтләнеп йөреп чыгам. Хатыным белән бергә кышкыга яшелчәләр тозлыйбыз, кызлар кайткач, кияүләр белән бергә бәйрәм табыны корабыз.
– Без әңгәмәбез башында эшкә кагылышлы сорауларны бирмәскә килешкән идек, ул һәркемнең күз алдында. Район елдан-ел төзекләнә, ямьләнә бара. Шулай да, саннарга һәм статистикага бирелмичә генә, Сезнең күңелдә сөенеч калдырган күләмле проектны яисә вакыйганы атап үтегез әле.
– Алар санап бетерерлек түгел. 2008 елда районны җитәкли башлагач, хәтта үзәк биләмәләр булган хуҗалыкларга да юллар юк иде, аларны санар өчен бармаклар җитми. Әмма иң зур казаныш – Емелькино һәм Иске һәм Яңа Ибрайга кадәр салынган юллар, монда 1 миллиард 200 миллион сум акча салынды. Җитәкчелек иткән елларда ярдәме өчен беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улына, Президент Рөстәм Нургали улына чиксез рәхмәт, бер генә шәхси мөрәҗәгатьне дә кире какмады. Сигез ел элек кенә район үзәге буенча канализация сулары ага иде, без чистарту корылмалары төзедек, техникумны ремонтлауга 300 миллион сум акча тоттык. Районда спорт залы юк иде, хәтта үзәк мәктәпләрнең дә түбәләреннән су үтә иде. 2009 елда иң мөһим җиңүебез – планнан тыш «Юность» спорт комплексы, аннары бассейн төзелде. Кризис елларында республикада аз комплектлы мәктәпләр ябылуга кармастан, Президент безне Түбән Татар Майнасында мәктәп - балалар бакчасы төзелешен хуплады. Ильдерякта балалар бакчасын куллануга тапшырдык. Иске Кыязлы клубын капиталь ремонтладык. Капиталь ремонт эшләре башкарылган дистәләгән социаль объектны, күп фатирлы йортларны, балалар бакчаларын, администрация, башкарма комитет биналарын санап үтәргә була, аларда түбәләр алмаштырылды, фасадлары яңартылды, канализация челтәрләре үзгәртеп корылды, җылы санузеллар төзелде.
– Сезнең киңәшчеләрегез бармы?
– Әйе, дусларым. Алар кырык ел элек булган шул ук иптәшләрем, мин алар белән горурланам. Алар арасында – эретеп ябыштыручы да, балта остасы да, комбайнчы да, электрик та, машина йөртүче дә бар. Кайчак алар мине әрлиләр, үз фикерләрен белдерәләр. Без нәрсә беләндер килешәбез, каршылыклар туган вакытлар да була. Тик без, нинди һөнәр башкаруыбызга, нинди вазыйфа биләвебезгә карамастан, бер-беребездән файда эзләмибез, гәрчә беренче шалтырату белән ярдәмгә килергә ашыксак та. Мин моның белән нык горурланам. Эш буенча иптәшләр бар, әмма дуслар, ул дуслар инде.
– Булышканы, остаз булганы өчен кемгәдер аерым рәхмәт әйтәсе киләме?
– Минем бөтен хезмәт биографиясендә беренче затлар белән һәрчак җылы мөнәсәбәтләр сакланды – җитәкчелек тарафыннан бер генә
шелтә дә булмады. Кемнедер – тәҗрибәсе, остазлыгы, кемнедер дусларча ярдәм кулы сузган өчен бары тик рәхмәт сүзләре белән генә искә алам. Район җитәкчеләре – Зәки Гатин улы Кәримов, хәзерге вакытта мәрхүм Марс Шәфыйк улы Халитов, Леонид Марков, Нәҗмиев турында бары яхшы сүзләр генә әйтә алам. Минем элгәрем Илһам Вәлиев һәрчак һәм һәрвакыт ярдәм итте. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улына да рәхмәтлемен, ул мин әле агрофирманы җитәкләгәндә күреп алды, миңа ышанды һәм аннары район белән җитәкләүне ышанып тапшырды. Марат Әхмәтов, Вәгыйз Минһаҗев та һәрвакыт зур ярдәм күрсәттеләр, минем беренче җитәкчем һәм остазым Евгений Копанев. Һәм, әлбәттә инде, мин район халкына рәхмәтле. Безнең район искиткеч. Иң авыр вакытта бары безнең халык кына ярдәм кулы суза ала. Корылык булган елны, безнең механизаторлар берсүзсез өч айга Пермь краена терлек азыгы әзерләргә киттеләр. 2010 елда бозлы яңгырдан соң баганаларга нык зыян килде һәм торак пунктлар электрсыз калды һәм шул вакытта авылларда электр линияләрен торгызырга бөтен халык чыкты, башка районнардагы кебек, халык тарафыннан бернинди дәгъва, шикаятьләр булмады. Һәм мин барысына да, бәла-казаларны бетерүдә булсынмы яисә сайлауларда булсынмы, булышканнары өчен рәхмәтлемен. Бары тик Аксубай халкына гына чиксез ватанпәрвәрлек хас, дип курыкмыйча әйтә алам.
– Гадәттә, һәр әңгәмәнең асылына сез нәтиҗә ясыйсыз. Монда да стандартлардан читкәрәк китеп, Сезгә безнең басма исеменнән данлы юбилеегыз белән ихлас котлаулар җиткерергә рөхсәт итегез. Тәбрикләүләргә безнең басма версиядә, сайтта, социаль челтәрләрдә язылучылар армиясе дә кушылыр, мөгаен. Без сезгә сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телибез! Узган һәр көн мәгънәле булсын иде. Сезнең эшегездә дә, өйдә дә ышанычлы тылыгыз булсын! Энергия һәм күңел күтәренкелеге, хезмәттә һәм башлангычларда уңышлар һәм ярдәм, креатив идеяләр һәм аларның гамәлгә ашуын телибез! 65 яшьлек юбилеегыз белән сезне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев