Аксубай районы алар белән горурлана: Сергей Андреевич Абруков
Совет һәм Россия галим-физигы, физика-математика фәннәре докторы, профессор, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1976).
200дән артык фәнни китаплар, шул исәптән 3 монография һәм 8 уйлап табу авторы. 1921 елның 13 сентябрендә Кече Сөнчәле авылында туа.
Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлый. Икенче курста укыганда (1941 елда) аны фронтка алалар.
Якташыбыз батырларча көрәшә. 1945 елда яралана. Демобилизацияләнгәннән соң 1948 елда Казан университетын кызыл диплом белән тәмамлый. Төрле вазыйфаларда, өлкән укытучы, доцент, профессор һәм молекуляр физика кафедрасы мөдире булып эшли. 1967 елдан С.А. Абруков И.Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетында эшли: теплофизика кафедрасы мөдире, фәнни эш буенча проректор.
1996 елдан башлап фәнни-тикшеренү бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, Чуашстанда беренче «Тотрыксыз яну физикасы» фәнни-тикшеренү лабораториясен оештыручы һәм җитәкче була.
Аның хезмәтләре Россия фәне өчен бәһасез. Ул янгын процессын тикшерүнең яңа ысулларын, ялкынның вибрацион таралу нигезләрен эшли; электр кырларының һәм разрядларның януга йогынтысы буенча яңа мәгълүматлар ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев