Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районы алар белән горурлана: Николай Ивнович Полоруссов-Шелеби

    Чуаш шагыйре, язучы, тәрҗемәче.

    1881 елның 2 (14) маенда Яңа Узи авылында дөньяга килә. Бала чагыннан ук әби-бабасыннан чуаш теленә өйрәнә – борынгы җырларны һәм әйтемнәрне язып ала. Земство мәктәбеннән соң белем алуын дәвам итә алмый, крестьян хезмәте белән шөгыльләнә. Шагыйрьгә шигъри сәләтен үстерүдә авыл укытучысы— күренекле чуаш рәссамы Сверчковның бертуганы Александр Кузьмин ярдәм итә. Аның аша Николай Полоруссов башка чуаш шагыйрьләре һәм язучылары эшләре белән таныша. 1906 елда революцион характердагы «Россия» сатирик җырын иҗат итә, аннан соң полиция эзәрлекләве аркасында Себергә китә. Ул чуаш телендә шигырьләр иҗат итә алмый («Хыпар» газетасы ябылган була), татар телендә яза башлый. Октябрь революциясеннән соң авылның җәмәгать тормышында актив катнаша, өяздә хәерчелек комитеты әгъзасы, авыл советы секретаре була, мәдәни-агарту учреждениеләрендә эшли. 1922 елда Чабаксарга күчә.

    1926 елдан Николай Шелеби үзен тулысынча әдәби эшкә багышлый: сатирик шигырьләр, хәрби темага шигырьләр циклы, балалар өчен әсәрләр яза, татар язучыларының шигырьләрен чуаш теленә тәрҗемә итә. 1931 елда Шелеби сукырая.

    Язучы 1945 елның 12 гыйнварында вафат була. Ул үзеннән соң үлемсез әсәрләр калдырды. Алар чуаш әдәбиятында классика булып торалар. Якташыбызның иҗаты бүгенге көндә дә укучыны борчый, кызыксындыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: