Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай районы алар белән горурлана: Михаил Павлович Егоров-Сениэль

Совет һәм чуаш язучысы, прозаик һәм тәрҗемәче, СССР Язучылары берлеге әгъзасы (1974).

1940 елның 30 декабрендә Урмандеево авылында туа. Чистай медицина училищесын (1959 елда), Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1967), А.М. Горький исемендәге Әдәби институт каршындагы Югары әдәби курсларны (1989) тәмамлый.

Аксубай районы авылларында фельдшер, Татарстан АССРның Чирмешән районы газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967-1979 елларда Чуаш китап нәшриятында мөхәррирр, кызыклы әдәбият һәм балалар әдәбиятының өлкән мөхәррире булып тора, 1979 елдан профессиналь язучы. 2014 елның гыйнварында вафат була.

Шигырь сәнгате белән бала чагыннан ук шөгыльләнә һәм шигырьләр, әсәрләр җыентыкларын мирас итеп калдыра. Сениэль әдәбиятка 1950 елларда үзенең хис-тойгыларын укучы белән ихлас бүлешүче шагыйрь буларак килеп керә.

Шулай ук ул балалар өчен шигъри китаплар авторы да. Аның әсәрләре дөньяның күп кенә илләре телләренә тәрҗемә ителгән, җырларга салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X