Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай районы алар белән горурлана: Михаил Алексеевич Михеев

Социалистик хезмәт герое.

1935 Урмандеево авылында туа. Савгач җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, колхозда эшли башлы. Җәйге чорда – тракторда прицепщик булып, кышын ат белән Нурлат, Алексеевск районнарыннан һәм Чистайдан ягулык һәм орлык ташый.

Аның хезмәт казанышлары 1958 елда армиядән хезмәт итеп кайткач башлана. Комсомол юлламасы белән Якутиягә Вилюй ГЭС төзелешенә китә. Бригадир-монтажчы буларак, югары вольтлы элект линияләре суза.

Фидакарь хезмәте өчен Ленин орденына лаек була. Якташыбыз шулай ук Чистайда подстанция төзелешендә, илнең бөек төзелешләре – Түбән Какма ГЭСы, кою заводы төзелешләрендә катнаша. Бу төзелешләр өчен ул икенче тапкыр Ленин ордены һәм орден Октябрь революциясе ордены белән бүләкләнә, шулай ук аңа «ТАССРның атказанган төзүче» дигән мактаулы исем бирелә.

1977 елда ул Нерюнгри баету комбинаты төзелешенә китә. Бу вакытта ул ил өчен иң мөһим, стратегик объектларның берсе була. 1984 елда ул социалистик ярыш җиңүчесе була. Хезмәттәге батырлыклары өчен аңа Социалистик хезмәт герое дигән мактаулы исем бирелә. 2021 елның июнендә Якутиядә табылган 98,73 карат массасы булган алмаз Михаил Михеев исеме белән аталган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X