Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай районы алар белән горурлана: Григорий Игнатьевич Тяманов-Акташ

1935 елның 7 гыйнварында Иске Кармәт авылында дөньяга килгән.

Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чистай һөнәрчелек училищесына укырга керә, урта белем ала. Мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Иҗади сәләткә ия кеше социаль яклау инспекторы булып эшли. Аның әсәрләре Татарстан һәм Чуаш республикаларында нәшер ителә торган популяр газета-журналларда басыла. Яшь әдәбиятчы «Колхоз газетасы» район басмасына хәбәрче булып эшкә урнаша.

1965 елда «Ял пурнăçӗ» чуаш дубляж газетасында эшли. Үзенең шигырьләрен ул Акташ тәхәллүсе астында бастырып чыгара. Шигьри юллар укучы күңеленә тирән үтеп керәләр. Әмма, яраткан эшен калдырырга туры килә. Лаеклы ялга чыкканчы Григорий Игнатьевич колхозда тракторчы булып хезмәт куя. Аннары 8 ел тимерче булып эшли. Шулай да иҗат итүдән туктамый – бик күп яза, бигрәк тә вафатына кадәр соңгы 10-15 елда. Аның иҗат җимешләре күп кенә республика һәм район басмаларында дөнья күрде. Ул чуаш телендә иң актуаль, иң кирәкле темаларны укучыга җиткерә, авыл тормышы, чын кешелек кыйммәтләре турында сөйли алды. Шагыйрь 2014 елның 2 августында мәңгелеккә күчте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X