Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай механизаторы авыл хуҗалыгы объектларында “ашыгыч ярдәм” кебек 

“Аксубай” агрофирмасы үзәк базасының механизаторлар коллективында тырыш хезмәтчәннәр эшли. Монда һәркем үз эше белән мәшгуль.

Рәмис Хөснетдиновны агрофирма бүлекчәләрендә ”ашыгыч ярдәм” дип атап йөртәләр. Чөнки ул идарә иткән төягеч машинасын төрле йөкләрне, материалларны төяү буенча кичектергесез эшләр башкару таләп ителгән объектларга җибәрәләр.

Кышын Рәмис Исмәгыйль улы агрофирма бүлекчәләренең товарлыклы-сөтчелек фермаларында – терлек азыгы, язгы кыр эшләре чорында ындыр табакларында чәчүлек материал, басуларга озату өчен ашлама төяү белән мәшгуль, ә җәй көне азык җитештерүдә алны-ялны белми эшли. 

Рәмис Хөснетдиновның механизаторлык стажы 20 елдан артык.

– Армиядән кайткач, предприятиегә механизатор булып эшкә урнашкан идем, –дип сөйли Рәмис Исмәгыйль улы. – Бүген дә монда эшлим.

Тракторлар маркалары да бер генә тапкыр алмаштырылмаган, хуҗалык та бер генә тапкыр үзгәртеп корылмаган, әмма механизатор үз һөнәренә һәм коллективына тугры калып, эшләвен дәвам итә. Бүген дә ул иң кирәк, иң җаваплы бурычларны башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев