Аксубай җирендә туу – горурлык
Бүген якташыбыз Игорь Шугаев илле яшьлеген билгеләп үтә.
Бүген ул Яңа Чишмә районында «Агрораздолье» ҖЧҖ яңа Агрохолдингының «Чистай» бүлекчәсен җитәкли. Әмма Игорь Николаевичның изге эшләре, аның район турында кайгыртуы, аның тарихына мәңгегә кереп калачак.
1989 елда урта мәктәпнетәмамлаган Игорь Шугаев Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә укырга керә. Һөнәрне әтисе – танылган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Николай Шугаев эзе буенча сайлый.
Аның хезмәт кенәгәсендәге беренче язу ”Аксубай” совхозына ат караучы ярдәмчесе буларак эшкә алынган” дигән юллар бар. Шугаевлар гаиләсендә бүгенге көндә дә һәр һөнәр хөрмәткә лаек, дип саныйлар. Һәм теләсә кайсы һөнәрдә, үзеңнән соң эз калдыру өчен, эшләргә кирәк.
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң яшь зооинженер Игорь Шугаев Аксубай районына, үзенең туган “Аксубай” совхозына килә. Башта зоотехник, аннан директор урынбасары булып эшли. 2000 нче еллар башында колхозлар һәм совхозлар үзгәртеп корыла, бөлгенлеккә төшә, бетерелә. Бу «Аксубай» совхозын да читләтеп узмый. Бу вакытлар аның хезмәт биографиясендә – бүгенге көндә дә истән чыкмый торган аерым бер борчу.
Игорь Шугаевны ТКХ МПП директоры итеп билгелиләр. Әмма шулай да аның туган совхозы өчен күңеле әрни. Ни генә булмасын, абыйлы-энеле Шугаевлар (ул вакытта шул ук югары уку йортын тәмамлаганнан соң районга кайткан бертуганы Иван аның ярдәмчесе була) техниканы да саклап кала, төп капитал – бүгенге көндә дә элеккеге “Актай” маркасы астында совхоз басуларында эшләүче кешеләрне “таратмыйлар”. Абыйлы-энеле Шугаевлар шулай ук атларга карата үзләренең аерым мәхәббәтләрен дә югалтмыйлар – башта алар Югары Баландада ат фермасы булдыралар, һәм менә инде күп еллар дәвамында токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнәләр. Актай юртаклары Татарстан дәрәҗәсендә генә түгел, ә Россия күләмендә дә дәрәҗәле ат ярышларында җиңүләр яулыйлар.
Ә үзе өчен яңа булган тармакта Игорь Шугаев җиң сызганып эшли башлый. Аның хезмәт биографиясенең бу чоры турында район башлыгы Камил Гилманов сөйләде.
– Коммуналь хуҗалыкның яңа җитәкчесенә нәрсә калдымы? Игорь Николаевич бистә буйлап агып яткан суүткәргечләрне һәм су булмаган истәлекле җәйге айларны «мирас итеп» кабул итте. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр хәтта чәйгә су җыю өчен төн йокламыйлар иде, көнкүреш ихтыяҗлары турында әйтеп торасы да юк, икенче катка су беркайчан да күтәрелми иде. Бүген Аксубайда суга бәйле проблеманың булмавы аның зур казанышы, – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Шугаев су челтәрләрен тулысынча алмаштырды, резервтагы су скважиналарын эшләтеп җибәрде, матди-техник базаны ныгытты, техника паркын яңартты, чистарту корылмалары, күп катлы йортларны җылыту өчен котельныйлар төзетте.2012 елда ТР Президенты Указы белән «Аксубай күп тармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү предприятиесе» ААҖ генераль директоры Игорь Шугаевка «Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Аксубайлылар якташыбызның башка игелекле эшләре турында да онытмыйлар. Игорь Шугаев җитәкчелегендәге ТКХ МПП белгечләре сигез җир асты чыганагын, башта ләмнән чистартып, бер куәтле чыганакка тоташтыра алдылар. Аның ярдәмендә әле дә “Таш чокыр” чишмәсе чылтырап агып тора. Игорь Николаевич чишмәне төзекләндерүгә дә күп акча кертте, бүгенге көнгә кадәр барбекю кыздыру өчен мич, киртәләр, баскычлар, тирә-юньне декоратив бизәү, «ярларны» таш-валун белән бизәү халыкка хезмәт итүдән туктамый.
Игорь Шугаевның автобиографиясендә аның туган районыннан китү чоры да бар. Принципиаль, гадел җитәкченең ТКХ өлкәсендә эш тәҗрибәсе Мәскәүдә дә кирәк була. 2016 елда ул проектны «Мосэкострой» инженер челтәрләрен төзү бүлегендә җитәкли. Биредә дә карьера баскычы буенча уңышлы гына күтәрелә – ел ярымнан бүлекне җитәкли, ә аннары идарәче директор итеп билгеләнә.
– Барысы да уңышлы килеп чыкты, әмма мине туган җирем үзенә тартты һәм мин районга, яңа оештырылган агрофирмага кайтырга карар иттем. Күңелем дә ничектер тынычланды, – ди Игорь Николаевич. – Әти мәхәббәт тәрбияләгән авыл хуҗалыгы, мин нинди генә тармакта эшләсәм дә, һәрвакыт янәшәдә булды.
Юбилей алдыннан безнең арада булган телефоннан кыска гына аралашу вакытында да, Игорь Шугаевның үз районы өчен җан атуын, патриотлык хисен тоеп була иде. Тормыш иптәше Елена Юрьевна белән үз балаларын да алар шул ук рухта тәрбияләгәннәр, ни белән генә шөгыльләнсәләр, нинди генә биеклекләргә ирешсәләр дә, алар Аксубай җирендә туып-үсүләре белән горурланалар, үз тамырларын онытмыйлар.
Район билбау көрәше буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, дүрт тапкыр Россия чемпионы Ольга Шугаева белән горурлана ала, аның спорт карьерасын тәрбияләүгә Игорь Николаевич зур өлеш керткән, ул беренче сыйныфта кызын тренер Александр Скворцовка алып килә. Шугаевларның улы – Роман МДУ бакалавриатын кызыл дипломга тәмамлаган, укуын РФ Президенты каршындагы Мәскәү Финанс академиясендә магистратурада юридик факультетта дәвам итә. Сүз уңаенда, Ольга да шулай ук юрист белгечлегенә укый, тик Казанда.
– Кызымның спорт та уңышка ирешүен теләдем, чөнки бу аның күңеленә якын. Улымның укуга сәләте күбрәк. Тик бу планда бездә таләпләр катгый: спортта – биеклеккә ирешергә, ә укуда – мин дүртлеләрне кабул итмим, – дип бүлеште Игорь Николаевич. – Кеше белемле һәм бөтен яклап үсеш алган булырга тиеш, моны миндә әнием – педагогика ветераны Нина Владимировна Шугаева тәрбияләде. Әни – тормышымда төп кеше. Минем автобиографиядә төрле моментлар булды, әмма мин аңа тәрбияләп үстергәне, белем алуда ярдәм иткәне, барлык авырлыкларны лаеклы уза алганы, сабырлыгы өчен рәхмәтле, ул бүген дә үтемле киңәшләрен һәм изге эшләргә фатихасын бирә.
Игорь Шугаевны район башлыгы Камил Гилманов җитәкче, ул һәм әти буларак, үрнәк итеп куя. Юбилее алдыннан ул аңа үзенең котлауларын безнең газета аша җиткерде:
– Хөрмәтле Игорь Николаевич, бергә эшләгән еллар, билбау көрәше буенча үзебезнең чемпионкабыз – Ольга Шугаеваны тәрбияләгән өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Улыгыз – Роман, Шугаевлар нәселен лаеклы дәвам итүче. Уңышлар телим, 50 яшь – ул тагын озак еллар яңа идеяләрне һәм максатларны тормышка ашыру өчен файдаланырга тиешле тәҗрибә. Аксубай районының патриотын тәрбияләгән өчен әти-әниеңә рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев