Аксубай Җиңү солдаты Нина Телешева белән хушлаша
Аксубай районы зур югалту кичерде – Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Александровна Телешева бакыйлыкка күчте.
Нина Александровнаның бөтен тормышы фидакарьлек үрнәге булып торды. Яшь кыз студент эскәмиясеннән үк Туган илне фашистлардан сакларга китә. Җиңү белән кайта һәм бөтен хезмәт юлын мәгарифкә багышлый. Аның үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез.
Нина Александровна олы йөрәкле, ярдәмчел һәм тормыш сөючән кеше иде. Аксубайлылар аны шулай хәтердә калдырачак.
Мәрхүмәне җирләү бүген, 2 июнь көнне була. Мәрхүмә белән ул яшәгән йортта - Пролетар урамы, 18 /2 адресы буенча 11 сәгатькә кадәр хушлашырга мөмкин. Сәгать 11дән соң Аксубай правослау чиркәвендә мәрхүмә рухына гыйбадәт кылу булачак. Теләгән кешеләр Нина Телешева белән бу вакытта хулаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев