Аксубай фермеры кооператор булды
Айзат Шакиров – район эшмәкәрләренең яшь буыны вәкиле.
Аңа нибары 24 яшь. Иске Кыязлы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ул энергетика техникумында укый, Казан институтында читтән торып укуын дәвам итә.
Айзат – районда танылган фермерлар гаиләсеннән. Абыйсы Илүс белән ул кечкенәдән әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булышып, бер үк вакытта авыл хуҗалыгы производствосын алып бару үзенчәлекләрен дә үзләштереп буй җитә. Вакыт җиткәч, гаилә эшен дәвам итәргә әзер булуын белдерә.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгында хуҗалык итүнең кече формалары өлкәсендә авыл хуҗалыгы кооперативлары оеша башлады. Аксубай районында Валерий Семеновның авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы сөт юнәлеше буенча эшли.
Айзат үзен ит эшкәртүдә сынап карарга булган. Башка районнардан коллегаларының эш тәҗрибәсе белән шәхсән барып танышып, җитештерү техникасына өйрәнгән. Эшне җәелдерүгә дәүләттән 5 миллион сум күләмендә грант алган. Бу акчаларга кирәкле техника сатып алган, җитештерү цехы өчен җиһазларга заказ биргән.
Куркыныч вирус таралу сәбәпле, сәүдә предприятиеләренең эше вакытлыча туктатылды, аңа базаны эшкә әзерләүдә пауза ясарга туры килде. Аны ачу – вакыт эше. Айзатның бизнес-планы бар, анда барысы да исәпләнгән, ул идеяләр һәм планнар белән тулы.
Фото: Шакировлар гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев