Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Аксубай фермеры авыр эштән курыкмый

Ике ел элек кенә Павел Назаров фермер булды, әмма бүген инде беренче нәтиҗәләр турында сөйләргә була.

Васильевка авылында яшәүче Павел Назаровны крестьян хезмәтенең остасы дип атарга була, гәрчә ул чагыштырмача күптән түгел – 2019 елда гына фермер булып теркәлгән булса да. Эшчәнлек юнәлеше – сөт терлекчелеге. 2020 елның февралендә «Яңа эш башлаучы фермер» ведомстволы программа буенча ул ферма төзү һәм терлекләр сатып алуга 5 миллион сум күләмендә грант отты. Павел Назаров терлекчелек корпусы төзегән, таналар сатып алган (33 баш). Бүгенге көндә монда 8 савым сыеры бар, аларның баш санын 40ка җиткерү планлаштырыла.

Фермер эше җиңелләрдән түгел. Яңа эш башлаган авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең проблемалары да күп, чөнки хуҗалык җайга салынып кына килә әле. Эшчән һәм максатчан кеше буларак, фермер аларны уңышлы җиңә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X