Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

”Аксубай егетләре” баянчылар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнова ”Интернетка рәхмәт” VI Бөтенроссия бәйгесендә 2 урынны яулады

Бу бәйге пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән пенсионерлар, шулай ук компьютер грамоталылыгы курсларында укыган пенсионерлар өчен ел саен оештырыла.

2020 елда оештыручылар дөньядагы эпидемиологик хәл аркасында катнашучылар азрак булыр дип көткән. Узган ел бәйгедә катнашучыларга заявка бирергә укытучылар булышса, быел андый мөмкинлек булмаган. Конкурска РФның 77 төбәгеннән 4 600 дән артык гариза тапшырылган.

”Интернетка рәхмәт-2020” Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында Аксубай бистәсендә яшәүче ”Аксубай егетләре” баянчылар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнова да бар. Ул ”Минем иҗтимагый интернет-инициатива” номинациясендә икенче урынны алды, ә эш “Тәрбиягә бала алган гаиләләр бәйгесе – Люблю березку русскую” дип аталды.

Җәй көне узган ”Интернетка рәхмәт-2020” Бөтенроссия конкурсының нәтиҗәләре 3 декабрьдә Мәскәүдә узган ”Рунет премияләре”н тапшыру тантанасында игълан ителде. Җиңүчеләрне ”Ростелеком”, Россия Пенсия фонды (РПФ), Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РАЭК) һәм интернет-технологияләр Төбәк иҗтимагый үзәге (РОЦИТ) вәкилләре билгеләде.

Наилә Крайнова үзенең хис-кичерешләрен безнең белән дә уртаклашты:

– Бәйге, чыннан да, кызыклы булды һәм миңа Интернетта эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге бирде. Аерым кыенлыклар булмады, мине чикләгән бердәнбер нәрсә – ул бәян итү форматы иде. Тәкъдим ителгән эш шулкадәр җыйнак булырга тиеш иде, мин башта бөтен материалны бер биткә ничек сыйдыруны күз алдына да китерә алмадым! Тик безнең мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Сергеевич тәкъдиме буенча мин шулай да катнашырга булдым. Әлбәттә инде, җиңүчеләр исемлегенә эләгермен дип башыма да китермәдем, чөнки бөтен Россиядән меңләгән пенсионер катнаша бит. Әлбәттә, эшемне күреп алуларына, бәяләүләренә сөендем.

Без Наилә Крайнованы котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Наилә Крайнова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев