Аксубай егетенең тормыш кагыйдәсе: намус кушканча эшләү
Аксубайда яшәүче Александр Сапожников урамда телефон таба һәм аны хуҗасына тапшыра.
Тормышта игелекле гамәл кылучылар шактый. Намуслы, игелекле кеше һәрчак намусы кушканча эшли.
Александр Сапожников кич белән эштән кайтканда юлда кар өстендә кәрәзле телефонга тап була. Аны кулына ала, әмма кабыза алмый, чөнки зарядкасы беткән була. Иртән, телефон зарядка алгач, абонентлар исемлегендә «әни» дип сакланган номер буенча шалтырата.
Әңгәмәдәш хатын трубкада чит кеше тавышын ишетеп гаҗәпкә кала – гаилә телефонны югалту турында белмәгән дә була – уллары кич белән кайта һәм йокларга ята, телефонның кесәсеннән төшеп калуын сизмәгән дә була. Ул аны ике ай элек сатып алган була, кыйммәтле, заманча, сыйфатлы техника сатып алуына сөенә.
– Миңа чит кеше әйбере кирәкми, телефонны теләсә кайсы вакытта килеп ала аласыз, – ди яшь кеше. Һәм үзен ничек табып булуын аңлата.
Ә рәхмәтле хуҗа телефонны алырга килгәч, ул аны чыгарып бирә һәм бүләкләүдән катгый рәвештә баш тарта.
Тыйнак, ярдәмчел һәм бик гадел кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев