99 яшьлек Нина Александровна Телешева йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә ниятли
Район башлыгы Камил Гилманов районның Мактаулы гражданины, сугыш һәм педагогика ветераны Нина Александровна Телешеваны 99 яшь тулган көне белән котлады.
– Без сезнең батырлыгыгызга сокланабыз да, горурланабыз да! Җиңүгә керткән өлешегез өчен сезнең алда баш иябез! Сәламәтлек сезгә, кадерле ветеран, – дип теләде Камил Гилманов.
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов та юбилярга иң җылы теләкләрен җиткерде.
Паспорт буенча Нина Александровнаның туган көне 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә. Ә аның чын туган көне – 27 гыйнвар, бу әле изге апостол Нина Грузинская көненә дә туры килә. Нина Александровна, хатын-кыз буларак, үз җилкәсендә ир-атлар да күтәрә алмаслык авырлыкларны кичергән.
Нина Гуляева (кыз фамилиясе) өчен сугыш көтмәгәндә башлана. Казан педагогика институтының икенче курсын тәмамлаганда соңгы имтиханны тапшырганнан соң, иптәш кызы белән алар Бауман урамындагы фотоательега йөгереп керәләр, ә кызлар кире чыкканда репродуктордан сугыш башлануы турында мөһим хөкүмәт хәбәре яңгырый!
Ә аннан Чабаксарда элемтә полкында укулар уза. Кыз фронтка 1942 елның 8 мартында эләгә. Нина Александровна сугыш юлын Калинин фронты составында 1942 елның декабреннән алып уза. Сержант-телеграфист буларак, Мәскәү өлкәсен, Белоруссияне, Литваны азат итүдә катнаша.
Калинин фронтында ул маршал Жуковның Сталин белән сөйләшүләрен оештыра. Сөйләшүләр ике көн, төнлә алып барыла. Икенче көнне Жуков кыздан өйдәге хәлләр турында сораша. Кыздан әнисенең үлеме турында ишеткәч, җилкәсенә кагылып: “Түземле бул!» – ди.
Сугыштан соң Нина Александровна Аксубай урта мәктәбендә немец теле укыткан һәм район халкы буынының яраткан укытучысы булган, чөнки район үзәгендә якын-тирә авыллардан укучылар белем алган. Мәскәү, Ржев, Икенче Балтыйк буе, Белоруссия, Ленинград фронтларында барган дәһшәтле сугышларда элемтә ротасы һәрвакыт беренче сызыкта була. Нина Александровна “Яхшы элемтәче” дигән мактаулы фронт билгесе белән бүләкләнә. Җиңү көнен Кенигсбергта каршылый.
Быелгы ел ветеран өчен тагын бер сынау елы булды, ул кулын сындырды һәм авырып алды. Әмма фронтта алган чыныгу һәм якыннарының кайгыртуы аңа авыруны җиңәргә ярдәм итте. Нина Александровна, үз позициясеннән бераз гына читкә тайпылса да, элеккечә, сафта.
– Әбиебез йөз яшьлеген билгеләп үтәргә ниятли, – ди ветеранның килене Ирина Телешева. – Ә без аның бу теләге чынга ашсын өчен барысын да эшләргә тырышачакбыз. Ә ветеран үзе юбилей тортындагы шәмнәрне сүндерергә тырышачагын белдерде һәм барысына да сәламәтлек теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев