Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

95 яшькә җитү – үзе бәхет

Яңа Үзи авылы ак әбиләренең берсе Бибиәсма Алимбиковага 95 яшь тулды.

Юбилей көнендә өйдә барысы да бәйрәмчә иде. Табын аш-судан сыгылып торды, туганнары, авылдашлары җыелды. Ветеранны туган көне белән котларга рәсми делегация дә килде.
– Кадерле Бибиәсма Сәлах кызы, без чын күңелдән сезгә хәзерге буын бәхетле һәм мул тормышта яшәсен өчен куйган фидакарь хезмәтегез өчен  чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, – дип белдерде район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Исәнлек һәм иминлек телибез!
Ул РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, чәчәкләр, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды. Ветеранны бәйрәме белән районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов та котладылар, җылы теләкләрен җиткерделәр. Бибиәсма әбинең игътибардан күңеле нечкәрде. Ул кунакларга рәхмәт укыды.
– 5 ел элек, 90 яшьлек юбилейга районнан мине котларга килгәннәр иде, инде менә Аллаһы Тәгаләнең кушуы белән 95 яшемдә тагын шундый хөрмәткә лаек булдым! – дип белдерде ветеран. 
Аның авыр тормыш юлы үтүе турында якыннары сөйләде. Яшь чагында өлкәннәр җилкәсенә төшкән авырлыкны аңа да бүлешергә туры килгән. Торф чыгаруда эшләгән, колхозда бил бөккән. Гомеренең күп өлешен авыл хуҗалыгына багышлаган – фермада бозау караучы, сыер савучы булып эшләгән. Сугыштан соң элеккеге фронтовик Сәетгәрәй Галембик улына кияүгә чыккан. Ул сугыштан икенче төркем инвалид булып кайткан. Алимбиковлар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары туган авылларында яшәргә һәм эшләргә калганнар. Ветеран улы Фәрхат гаиләсендә гомер итә. Ул ветеринар булып эшли. Кызы лаеклы ялга чыккан. Туганнары гаилә хуҗабикәсен хөрмәт итәләр.  Тәрбия яхшы булганга, әбинең  картлык көннәре тыныч үтә. Ветеран туганнары янәшәсендә бәхетле гомер кичерә һәм башкаларга да матур тормыш тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев