Аксубаево
  • Рус Тат
  • 95 тә дә кәефе күтәренке

    Олы яшькә җитеп аек фикер йөртү, үз принципларыңны яклый алу һәр кешегә дә бирелми. Ә менә Васильевкада яшәүче 95 яшьлек Милеби Филиппова үзенең сәяси карашын төгәл белдерә, илебезнең куәтле булуына чын күңелдән горурлана белә. Район тормышы турында да ул җылылык хисе белән сөйли. Аның кәефе күтәренке, сәламәтлегеннән зарланмый, гәзитләр укый,...

    Олы яшькә җитеп аек фикер йөртү, үз принципларыңны яклый алу һәр кешегә дә бирелми.

    Ә менә Васильевкада яшәүче 95 яшьлек Милеби Филиппова үзенең сәяси карашын төгәл белдерә, илебезнең куәтле булуына чын күңелдән горурлана белә. Район тормышы турында да ул җылылык хисе белән сөйли.

    Аның кәефе күтәренке, сәламәтлегеннән зарланмый, гәзитләр укый, үткән елларны искә ала. Пенсионер әбинең ничә яшьтә булуына килгәндә, төрле фикерләр йөри, аны 1920 елда туган дип тә әйтәләр. Юбиляр әбинең туган көнендә котларга дип районнан мәртәбәле кунаклар килде. Район башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов ветеранны 95 яшьлек юбилее белән кайнар котлады, илебез иминлеге һәм үсешенә керткән өлеше өчен аңа тирән рәхмәтен белдерде. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның өлкән буын кешеләренә юллаган котлавын укып китте, район җитәкчесе исеменнән чәчәк бәйләме, бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырды. Юбиляр әбине социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин тәбрикләделәр.

    Үз адресына юнәлдерелгән җылы сүзләр ишетеп, Милеби әбинең күзен яшь пәрдәсе каплады.

    - Мин бит репрессияләнгән крестьян гаиләсендә туган бала, үз гомеремдә күп нәрсәне күрдем, - дип сөйли ул. - Ә бүген исә район җитәкчелеге исеменнән искиткеч матур тәбрикләүләр алдым.

    Милеби Самадеевнага карата тормыш кырыс була. Тумышы белән ул Әлмәт районыннан, 12 яшьлек кызчыкны берүзен калдырып, аның гаиләсен репрессиялиләр. Ул үсеп буйга җитә, педучилище тәмамлый, мәктәптә эшли. Монда ул укытучы булып эшкә килгән Васильевка егете белән таныша. Яңа 1940 ел керер алдыннан туй ясыйлар.

    Безнең районга ничек килеп эләккәнен әле дә хәтерли ветеран. Уку елы тәмамланганнан соң, 1941 елның июнь аенда, иренең туган ягына кайтырга булганнар, төп йортка кайтып җитә алмыйлар - Нурлат станциясендә яшь хатыны белән хушлашып, иренә фронтка китергә туры килә. Яшь килеш иренең туган авылына кайта, бала тудыра. Сугыш тәмамланыр алдыннан инвалид булып ире кайта. Хуҗабикә буларак, өйдән бөтен эшләрне аның үзенә башкарырга туры килә, чөнки элеккеге фронтовик сугыштан аяксыз кайта. Еллар белән бергә гомер дә үтә бара. Алар биш балага гомер бирәләр. Бәхетсезлек читләтеп үтми әлеге гаиләне: ике улын җирли алар. Өлкән яшьтәге әниләрен кызлары Алевтина һәм Людмила карап, тәрбияләп торалар. Алар әниләрен саклап, кадерләп яшәтергә тырышалар. Кыш чыгарга Милеби әби кызларына Чистайга бара, язын исә үз оясына, туган йортына кайта.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: