Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

90да да эшләргә хыяллана

Иске Тимошкино авылында яшәүче Нина Павловна Бурмисова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева килделәр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештереп, район җитәкчелеге исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Бу көнне юбиляр гаиләсендә берьюлы...

Иске Тимошкино авылында яшәүче Нина Павловна Бурмисова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева килделәр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештереп, район җитәкчелеге исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Бу көнне юбиляр гаиләсендә берьюлы ике туган көнне билгеләп үттеләр - бер көн алдан гаилә башлыгы Валентин Павловичка 87 яшь тулды. Һәм шул нисбәттән гаиләгә нигез салучыларны котларга дип бөтен балалары, якыннары җыелды.
Бөтен гомерләрен алар авыл хуҗалыгына багышлаганнар - Нина Павловна колхозда төрле эшләрне башкарган һәм пенсиягә чыгар алдыннан гына идарәгә җыештыручы булып эшкә кергән, ә аның тормыш иптәше - баштан маллар караучы, аннары ферма мөдире булып эшләгән.
Авыл халкы алар турында бары җылы сүзләр генә әйтә. Нина Павловна кар төшкәнче кырда эшләгәннәрен, кышын утын әзерләгәннәрен искә төшерде. 7 баланың тамакларын туйдырыр, өс-башларын карар өчен көнне-төнгә ялгап хезмәт куярга кирәк була.
- Бүген яшәүләре җиңелрәк, - дип сөйли юбиляр. - Безгә, сугыш чоры балаларына авырга туры килде. Хәзер кибет киштәләрендә бөтен нәрсә бар, ә кешеләр эшләгәннәре өчен акча алалар. Шул ук фермада да эш автоматлаштырылган, утын да әзерлисе юк. Мондый шартларда эшләр идем, әмма безнең вакыт үтте шул инде, - ди әбекәй.
Нина Павловна сүзләренчә, гомумән, ул тормышыннан канәгать. Тормыш иптәше атаклы киез итекләр ясаучылар нәселеннән. Шуның ярдәмендә гаилә дә тук яшәгән, маллары да булган, хуҗалык та алып барганнар. Балалар эшкә өйрәнеп үскән. Бүген гаилә эшен уллары Михаил алып бара.
Нина Павловна белән Валентин Павловичның бер уллары һәм бер кызлары якты дөньяда юк инде. Әмма калган балалары һәм оныклары яшәргә көч бирәләр, үзләре дә аякка басканнан соң әти-әниләренә дә ярдәм итәләр, чөнки кече кызлары вафат булганнан соң аның өч кызы әби-бабасында тәрбияләнә.
- Бу тормышта без барысын да урталай бүләбез - кайгыны да, шатлыкны да, - дип сөйли Нина Павловна. - Без бер-беребездән башка яши алмыйбыз, һәм тиздән тагын бер юбилейны - бергә гомер итүебезнең 65 еллыгын билгеләп үтәчәкбез, ә аннан инде Валентин Павловичның 90 яшьлегенә дә ерак түгел. Безнең 18 оныгыбыз бар, балалар, оныклар һәм оныкчыклар өчен яшибез әле!
Иске Тимошкиноның "Уяв" ансамбле дә юбилярны гомер бәйрәме белән котлады. Килгән кунаклар да юбиляр әбигә исәнлек һәм озын гомер теләделәр. Әби белән бабайның күтәренке рухта булуларын күреп, бу юбилей датасының әлеге йортта уздырылган бердәнбер бәйрәм түгеллегенә инанасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев