Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

90 яшьлек юбилей – үзенчәлекле бәйрәм

Маһирә Җиһанша кызы Шәвәлиева, гәрчә бик күп авырлыклар аша узарга туры килгән булса да, үзенең тормыш юлын чын-чынлап бәхетле дип саный.

Трудолюбово авыл җирелегенең Алга поселогында гомер кичерүче тыл ветераны 1930 елның 24 ноябрендә дөньяга килә.

Маһирә гаиләдә өченче бала була. Әтисе вафат булганда аңа нибары 6 яшь булган.Тормышның бөтен авырлыгы, балалар турында кайгырту әниләре Минхәят җилкәсенә өелеп кала.

Маһирә бала чагыннан әнисенә ярдәм итеп үсә: көлтә бәйли, үгез җигеп елгадан су ташый.

– Кызу җәй көннәрендә үгезләр ярга яталар, берничек тә торгызып булмый иде. Ә без, кызлар, аларны этә-төртә торгызырга маташа идек. Алны-ялны белми эшләдек тә, эшләдек, – дип искә ала бәйрәм сәбәпчесе.

Шулай итеп, Маһирә Җиһаншинаның бала чагы да, үсмер һәм яшьлек еллары да хезмәт белән чыныгып үтә. Озын, кара толымлы уңган кызны гармунчы егет Вәли Шамил улы Шәвәлиев бер күрүдә үзенә гышыйк итә. Алар өйләнешеп, гаилә коралар.

«Бигрәк матур пар. Берсе гармунчы, берсе өздереп җырлый», – дип сөйлиләр авылда ул вакытта алар турында. Һәм, дөрестән дә, барлык гаилә бәйрәмнәрендә дә Маһирә җырлый, ә ире гармунда уйный. Алар һәр йортта көтелгән кунак булалар.

Ирле-хатынлы Шәвәлиевлар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Һәрберсенә үзләре ала алмаган лаеклы белем бирергә тырышканнар. Балалары әти-әниләренә рәхмәтле, игелекле булып җавап биргәннәр: кемдер юрист, кемдер табиб булган, кемдер авыл советында эшләгән. Һәрберсе тормышта үз юлын тапкан.

–Әти һәрвакыт: әни ул бер генә, аны кадерләргә кирәк, ди иде. Ул барлык мәсьәләләрне үзе хәл итсә дә, соңгы сүзне әни әйтте, – ди кызы Гөлнур.

Кырык ел бергә гомер иткәннән соң, 1989 елда Маһирә Шәвәли кызының тормыш иптәше якты дөньядан китә. Юбиляр ире белән яшәгән елларны күз яшьләре белән искә ала: «Мин аның чалымын балаларымда, оныкларымда күрәм…», ди ул. Ә бәхетле әбинең 16 оныгы бар. Сигез оныкчыгын һәм, хәтта бер оныкчыгының баласын күрү бәхете дә елмайган әбекәйгә!

Шул вакыттан алып 30 ел дәверендә Маһирә Шәвәли кызы төпчек улы Азат һәм килене Гүзәл тәрбиясендә яши. Элекке кебек, аның рәвеш өчен бер күлмәге, бер яулыгы бар, ә калганнарын әбекәй сандыгында оныклары өчен кадерләп саклый.

Вәли Шамил улының сәләте оныгы Данис Шәвәлиевка күчкән. Ул сәнгать мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлаган, баянда бабасы кебек бик оста уйный.

Бәйрәм көнендә мул табын артында бары тик якыннары гына җыелышты. Табын, Маһирә Җиһанша кызы теләгәнчә, ризыктан сыгылып торды. Әбекәйне 90 яшьлек юбилее белән котларга авыл җирлеге башлыгы Светлана Тарасова да килде.

– Өстәлегездә һәрвакыт икмәк булуын, балаларыгызның уңышлары белән гел шатландырып торуларын, оныкларыгызның сезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булуларын телим. Ә иң мөһиме – Сезне озак еллар дәвамында сәламәтлек ташламасын иде, – дигән теләкләрен җиткерде авыл җирлеге башлыгы.

Бу көнне бәйрәм сәбәпчесенә бүләкләр, чәчкәләр тапшырылды, РФ Президентының Котлау телеграммасы ирештерелде. Котлауларга телефон аша район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин да кушылды. Ул Маһирә Җиһанша кызына сәламәтлек, бәхетле, тыныч картлык теләде.

 

Фото: Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы Светлана Тарасова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев