Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

90 яшьлек тормыш күп нәрсәне үз эченә алган

Юбиляр Борис Михайлович Федоров 1931 елның 20 февралендә Яңа Аксубай авылында туа.

Михаил һәм Агафья Федоровлар гаиләсендә Борис беренче бала була. Туу датасы һәм урыны турындагы язманы юбилярның әтисе – Михаил Николаевич үзе башкарган. Узган гасырның 30 нчы елларында ул авыл советы рәисе булып эшләгән.

Бористан соң Федоровлар гаиләсендә тагын Мария һәм Алексей дөньяга килә. Яшь әти-әни балаларына сөенеп туя алмый. Тик, бәхетсезлеккә каршы, гаиләгә кайгы килә – 1938 елда Михаил Николаевичны репрессиялиләр.

Гаилә башлыгыннан бернинди хәбәр дә булмый. Бары тик 4 елдан соң гына, Михаил Николаевич вафат булган, дигән хәбәр ишетелә. Хуҗалык гаиләдәге иң өлкән бала – Борис җилкәсенә төшә. Ул әнисе, энесе һәм сеңлесе өчен терәк һәм ярдәмче була.

Вакыт уза. Борис ир-егет булып җитә. Тарханка авылында туып-үскән чибәр дә, эшчән дә, уңган да, акыллы да булган Вераны үзенең тиң яры итеп сайлый. Федоровлар дүрт ир балага гомер бүләк итәләр.

Борис Михайлович Ленин исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшли. Хатыны Вера Петровна, педагогик белемгә ия була һәм авыл китапханәсендә лаеклы ялга чыкканчы эшли. Аларның гаилә тормышы мәхәббәт, үзара аңлашу, бер-береңә терәк булу, тугрылыклы һәм бәхетле гаилә үрнәге булып тора.

Вера Петровна 1996 елда бакыйлыкка күчкән. Шул вакыттан бирле хезмәт ветераны уллары – Вадим һәм Владимир белән яши. Өч ир-ат яшәгән йорт чиста, җыйнак, уңайлы. Борис Михайлович кунаклар килүенә сөенде. Аның дүрт оныгы бар, ул алар белән горурлана, аларны көтеп ала.

Аны юбилее белән уллары, сеңелесе Мария генә түгел, ә авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов та котладылар.

– Сәламәтлек сезне ташламасын. Сез безнең, балаларыгыз һәм оныкларыгыз, үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торасыз, – дип билгеләп үтте Алексей Тимирясов. – Киләчәк буын хакына хезмәт итеп, лаеклы үткән катлаулы тормыш юлы өчен без сезнең алда баш иябез.

Юбилярны истәлекле туган көне белән котлап, кунаклар чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Ә өлкән яшьтәге кешегә күп кирәкме соң? Сәламәтлек һәм игътибар – һәм бу бүген иң мөһиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев