70 яшьтә дә тормыш матур, дип саный районның Мактаулы гражданины Минвазыйх Мингулов
Үзенең күркәм юбилеенда ул, аның мәгънәсен күрә, таба белергә кирәк, дип билгеләп үтә.
Красные Герои, Куйбышев исемендәге колхозларның баш агрономы, «Аксубай» совхозының Түбән Баланда бүлеге агрономы, шул ук хуҗалыкның баш агрономы, «Октябрь» колхозы рәисе....
1989 елда авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе вазыйфасына керешкәндә Минвазыйх Мингуловның хезмәт биографиясендә менә шундый исемлек була. «Октябрь» күмәк хуҗалыгы рәисе вазыйфасында аның җитәкчелек сәләте аеруча ачык чагыла. Аны рәис итеп сайлаганнан соң, берничә елдан «Октябрь» колхозы республиканың күчмә Кызыл Байрагына лаек була. Совет чорында бу бүләкне югары җитештерү күрсәткечләре өчен тапшырганнар. Ә алар, терлекчелектә дә, игенчелектә дә үрнәк була.
Колхоз асфальт заводына ия була һәм тиздән Трудолюбово авылы зур юл белән тоташа. Бу чыгымнарны киметергә һәм хуҗалык икътисадын ныгытырга мөмкинлек бирә. Юкка гына юлларны һәрчак тормыш артерияләре дип атамаганнар.
Бу урында хезмәт куеп, Минвазыйх Мингулов районда беренче булып хуҗалыкка аклы-кара төстәге голштина-фриз токымлы 100 баш тана кайтарта. Рәис буларак, ул беренче чиратта ике ферма корпусы төзи. Трудолюбово һәм Октябрь авылларында бүгенге көндә дә халыкка хезмәт иткән мәдәният йортлары шулай ук ул эшләгән елларда сафка баса.
«Октябрь» колхозы елдан-ел дәүләт куйган йөкләмәләрне уңышлы үти. Боларның барысы да Мингуловка район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен ышандырып тапшыру өчен нигез була. Агроном-галим буларак, әлеге җаваплы вазыйфада Минвазыйх Шәрифҗан улы үсемлекчелек тармагына басым ясый, чөнки ул терлекчелекнең төп базасы булып тора.
Нәтиҗәдә, җәйге чорда район хуҗалыклары сөт эшкәртү заводына көн саен 100әр тонна чимал тапшыра башлый. Көтүдә 12000 баш савым сыеры исәпләнә, дуңгызлар баш саны да 32 000гә кадәр арта.
Нәтиҗәдә, 1996 елда ул автомат-дуңгызчылык комплексын җитәкли башлый, соңрак, иҗтимагый формация алмашу һәм икътисади үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә «Смена» ҖЧҖ итеп үзгәртелә. Җитәкче буларак, аның үзенә дә 90 нчы еллардагы буталчыклыкны һәм бартер белән эшләү сынауларын кичерергә, шул ук вакытта коллективка җәмгыятьтәге җимергеч үзгәрешләрне җиңелрәк үткәрергә ярдәм итәргә туры килә.
Нәтиҗәдә, җитәкче терлекчеләрнең һәм игенчеләрнең иң ышанычлы кадрларын саклап калуга ирешә. Алар һәрвакыт хезмәт хакы белән бергә ит, казылык, дуңгыз балалары, терлек азыгы алу мөмкинлегенә ия булалар. 2006 елда предприятиедә дуңгызлар саны 8500гә җитә. Әмма ышанычлы азык базасыннан башка бу мөмкин булмас иде.
2007 елда Минвазыйх Мингулов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. Ә «Киса» хуҗалыгында Мингулов эшләгән беренче елларда ук мул уңыш ала башлыйлар. 1997 елда хуҗалыкта 13000 тонн ашлык җитештерелә! Рекордлы уңыш өчен ул «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек була.
2006 елда Минвазыйх Мингуловка авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелә. Тик моңа юл җиңел булмый. Тормыш иптәше белән өч ул тәрбияләп, читтән торып авыл хуҗалыгы институтында, аннары аспирантурада белем алу җиңел булмый. Һәрвакыттагыча, хатыны аның ярдәмчесе дә, терәге дә була.
Мингуловның тормышында барысы да: күтәрелешләр дә, уңышсызлыклар да булган. Һәр ситуациядән ул лаеклы чыгу юлын эзли. Һәм һәрчак янәшәсендә ышанычлы тормыш иптәше Роза Галиәхмәт кызы була.
Күңел төшенкелегенә бирелгән мизгелләрдә, сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызу өчен алныялны белми эшләп, өч баланы ялгызы аякка бастырган әнисе Минниса Мингулова аның өчен өлге булып тора.
Районның Мактаулы гражданины Минвазыйх Мингулов алты ел инде лаеклы ялда.
–Тормыш 70 яшьтә дә, 45 тәге кебек, матур икән, – ди ул. – Аның мәгънәсен таба белергә генә кирәк. Ә бүген минем тормышымның мәгънәсе – ул җиде оныгымда. Оныкларымның да, бабалары кебек, лаеклы тормыш юлы узуларын телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев