Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

68 ел – бер сукмактан

Гаилә башлыгы хөрмәтле яшькә - 90 яшенә кадәр яшәгәндә бу аның гаиләсе өчен зур шатлык. Әгәр бәйрәм гаеплесе бу датаны үзенең тормыш иптәше белән бергә каршы ала икән - балалары һәм оныклары өчен моннан да зуррак бәхет юк. Яңа Ибрай авылында гомер итүче Гайнетдиновлар гаиләсендә менә шулай булды да. Бәйрәм...

Гаилә башлыгы хөрмәтле яшькә - 90 яшенә кадәр яшәгәндә бу аның гаиләсе өчен зур шатлык.
Әгәр бәйрәм гаеплесе бу датаны үзенең тормыш иптәше белән бергә каршы ала икән - балалары һәм оныклары өчен моннан да зуррак бәхет юк. Яңа Ибрай авылында гомер итүче Гайнетдиновлар гаиләсендә менә шулай булды да. Бәйрәм гаеплесе Нәҗип Сәхап улын әлеге зур дата белән котларга килгән район җитәкчелеге вәкилләрен зур гаилә каршы алды. Башкарма комитет җитәкчесенең финанслар һәм милек белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин район, туган төбәк үсеше өчен фидакарь хезмәт куйган ветеранга чын күңеленнән рәхмәт белдерде.
Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды һәм район исеменнән чәчәкләр, истәлекле бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырды. Котлауларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Яңа Ибрай авыл җирлеге башкарма комитеты рәисе Рәмис Нуретдинов та кушылдылар, исәнлек-саулык теләделәр. Бу тантана вакытында ветеранның тормыш иптәше Зәкия Вәлиҗан кызы да аның янәшәсендә булды, кызлары, иң якын кешеләре әтиләре, бабалары өчен сөенделәр.
Гайнетдиновлар 68 ел бергә гомер иткәннәр! Язмыш озын гомер бүләк итсә дә, авырлыкларны да биргән Нәҗип Сәхап улына.
- 13 яшеннән колхозда эшли башладым, - дип сөйли ветеран. - Әле дә исемдә, җигелгән үгезләрдә Нурлаттан, Чистайдан бөртек ташый идек. Ачлы-туклы авыр заманнарны күрдек инде. Туңган бәрәңге һәм кычыткан безнең өчен иң тәмле ризык булды.
Сугыштан соң аны ФЗУга укырга җибәрәләр. Аннары Новокузнецск шәһәрендә эшләп, туган авылына әйләнеп кайта, балта остасы булып эшли, авылдаш кызын үзенә яр итә. Хезмәт итү вакыты җиткәндә беренче балаларына 3 кенә ай тулган була. Тормыш иптәше солдатны 4 ел көтә. Ә аннары ул кайтканнан соң тагын ике кызлары туа. Нәҗип Сәхап улы төзүчеләр бригадасында эшли. Еллар үтә, кызлары үсеп буйга җиткәч туган нигезне калдырып китәләр. Кызганычка каршы, кече кызлары вафат булган. Бүген әти-әниләрен кызлары - сәламәтлек саклау тармагы ветераннары Фатыя Мотыйгуллина һәм Миңнегөл Батыршина тәрбияләп, кайгыртып торалар. Нәҗип Сәхап улының һәм Зәкия Вәлиҗан кызының 7 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Бу - өлкән буын өчен зур шатлык.
- Безнең бабай - шаян, изге күңелле кеше. Анардан күпне өйрәнеп була. Тормыш дәресләре - бәяләп бетергесез, - дип бүлеште оныгы Яңа Ибрай урта мәктәбе директоры Ринат Мотыйгуллин. - Аның тормышны яратуы, позитив карашы барыбыз өчен дә үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев