Аксубаево
  • Рус Тат
  • 65 яшьтә дә – сафта

    Милиция ветераны Шамил Сәхабетдинов үзенең 65 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шамил Имаметдин улы эчке эшләр органнарында 14 ел хезмәт куйды. Ул әле бүген дә сафта, районның ирекле халык дружинасын һәм Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге ветераннар советын җитәкли. Үзенең хезмәттәшләре һәм яшьләр өчен остаз булып тора, чөнки мәктәп укучыларына...

    Милиция ветераны Шамил Сәхабетдинов үзенең 65 еллык юбилеен билгеләп үтә.

    Шамил Имаметдин улы эчке эшләр органнарында 14 ел хезмәт куйды. Ул әле бүген дә сафта, районның ирекле халык дружинасын һәм Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге ветераннар советын җитәкли. Үзенең хезмәттәшләре һәм яшьләр өчен остаз булып тора, чөнки мәктәп укучыларына патриотик тәрбия бирү совет эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе.

    Ветеран Пермь шәһәрендә дөньяга килә, ләкин сугыштан соң Сәхабетдиновлар гаиләсе Яңа Ибрай авылына әбиләре йортына күчеп кайта.

    - Минем әтием сугыш ветераны, Дан ордены кавалеры, дошманга каршы көрәшеп Берлинга кадәр барып җитә. Ул бик таләпчән һәм гадел кеше иде. Гаиләдә яхшы тәрбия алудан кала, мин мәктәптә яхшы физик әзерлек алдым. Боларның барысы да миңа Германиядә хезмәт иткәндә ярдәм итте, - дип сөйли юбиляр.

    Физик әзерлек һәм спорт белән шөгыльләнү аңа киләчәктә һөнәр сайлауда зур этәргеч була - мәктәптән соң егет баштан техникум, аннан соң Пермь педагогия институтын тәмамлый һәм ун ел Яңа Ибрай урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. Шамил Сәхабетдинов укучылары ул елларда район дәрәҗәсендә уздырылган барлык ярышларда да спорт алдынгылары булып торалар.

    Яшь, перспективалы укытучыны КПСС район комитетында күреп алалар һәм район чигендә урнашкан Такталы авылына, Тукай исемендәге колхозның партия оешмасына секретарь итеп эшкә җибәрәләр. Лидерлык сыйфаты, коллективны үз тирәсендә туплый һәм көчне теләсә нинди эшне башкаруга юнәлтә белү осталыгы, ораторлык тавышы өч елдан соң Шамил Сәхабетдинов тормышында тагын бер мөһим роль уйный.

    Иҗади хисап тоту вакытында, партия оешмасы секретарен милиция җитәкчесе күреп ала һәм замполит вазифасына чакыра. Шамил Имаметдин улы әлеге вазифада партия таркалганчыга кадәр 7 ел эшли. Алга таба аның тәҗрибәсе участок вәкиле, өлкән участок вәкиле һәм оператив дежурный вазифаларында да кирәк була. Шамил Сәхәбетдиновның милиция автобиографиясе турында күбрәк аның бүләкләре сөйли. Эчке эшләр бүлегендә фидакарь хезмәт иткән чорда ул күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Алар арасында аның күкрәген бизәп торган төп бүләк - ул Варшава килешүе оешуның 55 еллыгы уңаеннан тапшырылган медаль, быел бирелгән Россия эчке эшләр бүлеге һәм эчке гаскәрләр ветераннары советы медале һәм "Бурычка тугрылык өчен" күкрәк билгесе.

    - Бәхетне тормыштан эзләмиләр, аны үз кулларың белән тудырырга кирәк. Мин бүген гомеремне яраткан эшемә багышлавым, белгеч буларак әле дә сафта булуым, улларым һәм кызым буй җитеп, миңа дүрт онык бүләк итүләре белән бәхетлемен. Әлбәттә инде, боларның барысы өчен дә, гомер буена минем белән бергә атлаган, хәзер дә миңа ярдәм итүдән туктамаган гаилә учагын саклаучы яраткан тормыш юлдашым Роза Гомәр кызына рәхмәтлемен, - ди юбиляр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: